Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Иртәгә, 18 нче мартта, Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә. 

Продукцияне республиканың 22 районының 18 агросәнәгать оешмасы һәм предприятиесе тәкъдим итәчәк.

Авиатөзелеш районы (Дементьев ур., 7, Беломорск ур., 69, Ленинград ур., 27), Вахитов районы (Татарстан ур., 53, Чехов ур., 2), Киров районы (Краснококшайск ур., 150/2, Революция ур., 12, Батыршин ур., 20), Яңа Савин районы (Х.Ямашев пр., 71а, Лаврентьев ур., 10), Идел буе районы (Р.Зорге ур., 66, Ю.Фучик ур., 72), Совет районы (Аграр ур., 2, Липатов ур., 7).

Салават Күпере микрорайонында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында узачак.

Исегезгә төшерәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 24 нче декабрьдә тәмамланды. 16 сәүдә көнендә мәйданчыкларга 787,8 млн сумлык продукция китерелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 122 млн сумга диярлек күбрәк. Бер ярминкә көнендә аграрийлар уртача 49 млн сумлык товар саткан.


Фикер өстәү