Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты Маки Салл белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президентына кабул итүе һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә шәхсән кызыксыну белдерүе өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Татарстан делегациясенең Сенегалга визиты нәтиҗәләре һәм алдагы үсеш планнары турында фикер алыштылар. Яклар арасында товар әйләнеше соңгы ике елда 2 млн. доллар дәрәҗәсендә саклана, яклар бу күрсәткеч бик түбән һәм үсешкә потенциал бар дигән фикергә килде. Аерым алганда, әлеге визит кысаларында суднолар төзү линиясе буенча «Ак барс» холдинг компаниясе» АҖ белән хезмәттәшлек, гамәлгә ашырырга мөмкин проектлар турында «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге белән фикер алыштылар.

«Президент әфәнде, Сезнең илгә, башкалага килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. 2004 елда Дакарда булу мөмкинлеге бар иде һәм нинди зур үзгәрешләр булганын күрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов, Сенегал башлыгына мөрәҗәгать итеп.

«Безнең өчен яхшы ышанычлы партнерлар табу бик мөһим, безнең регионда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган, без бу юнәлешләрдә эшләргә әзер. Үз чиратында Сенегалда инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, һәм бу Көнбатыш Африканың башка илләренә таба хәрәкәт итү өчен яхшы хаб», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү