«Бар ышанычыбыз сез»: Казанда тәрбиячеләр татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты

Казан мэриясе һәм мәгариф идарәсе “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинарлар циклының икенче чарасын уздырды. 400гә якын мөгаллим татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән танышты.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан оештырылган “Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары” семинарлар циклы февраль аенда башланып киткән иде. Беренче семинарда барлыгы 500гә якын кеше катнашкан. Казан мэриясе һәм Мәгариф идарәсе татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының  “Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар” дип исемләнгән икенче чарасын уздырды.

Катнашучыларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде.

– Сезнең кулда – татар теле һәм әдәбиятыбызның язмышы. Узган елны бу семинарларны укытучылар өчен эшләгән идек. Тик бар нәрсә дә, шул исәптән телне өйрәнү дә балалар бакчасыннан башлана. Бакчада татар телен өйрәнүдә төпле нигез салынса, ул эзлекле юл мәктәптә дә дәвам итәчәк. Бар ышанычыбыз сездә, — диде ул.

Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы тәрбиячеләре татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Катнашучылар өчен инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, “Тылсымлы кулчатырлар” мастер-классы тәкъдим ителде.

Казан шәһәрендәге Вахитов районы 41 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина рус телле балаларның күрсәтмә модель нигезендә сөйләм телен үстерү алымнары белән уртаклашты.

– Тел өйрәтүдә иң мөһиме –  эшчәнлекне кызыклы, мавыктыргыч алымнар белән оештыру. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә бу аеруча актуаль. Үземнең эш алымнарымны яңартып торырга тырышам. Балалар белән без төрле дидактик уеннар уйныйбыз, әкиятләр сәхнәләштерәбез,  рәсем сәнгате белән шөгыльләнәбез. Үзем язган әкият, шигырьләр белән дә эш итәм. Мин һаман эзләнүдә, — диде ул.

Казандагы Авиатөзелеш районының 348 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Фәния Хәсәнова үз эшчәнлегендә авазлар ассоциациясе методын куллану турында сөйләде. Әлеге методның асылы татар сүзен өйрәнү өчен рус телендә бу сүзгә аваздаш сүз табуда икән.

– Минем максатым – балаларны мавыктыргыч һәм кызыклы итеп татар теленә өйрәтү. Күп кенә акыл ияләре фикеренчә, балачак – телне өйрәнү өчен иң уңышлы чор. Мин моның белән килешәм. Бала никадәр кечерәк яшьтә булса, ул телне җиңелрәк үзләштерә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бит ул мәгълүматны турыдан-туры кабул итә. Шуңа күрә мәгълүмат никадәр кызыклырак җиткерелсә, бала телиме-теләмиме, аны исендә калдыра, — дип сөйләде ул.

Авиатөзелеш районының 72 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Эльмира Абдуллина да үз эшчәнлегендә яңа алымнар кулланып эшли. – Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү – бик кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт. Заман бездән яңа караш, кызыклы методикалар, технологияләр өйрәнүне таләп итә. Бу – балаларга татар телен өйрәтүнең иң отышлы юлы да, — диде ул.

                                                                                                    Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү