Татарстанда 13 градус җылы һәм яңгырлар көтелә

Татарстанда һава торышы начарлана, дип кисәтә синоптиклар. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. 

Бүген Татарстанда кар, яңгыр явачак һәм томан төшәчәк. 2 апрельдә шулай ук томан төшер дип фаразлана. Температура +2…+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

3 апрельдә яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары 0… +5кә кадәр, көндез +8…+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәге хакында кисәтә синоптиклар.

Киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы саклана, шулай ук яңгырлар фаразлана.


Фикер өстәү