Рөстәм Миңнеханов Маки Салл белән очрашуда: «Татарстан Сенегалдан товар кертергә әзер»

Татарстан Сенегалдан кирәкле товарларны сатып алырга әзер. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сенегал лидеры Маки Салл белән рәсми очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында якларның сәүдә-икътисади хезмәттәшлек күләме әлегә күп булмавын билгеләп үтте. Татарстан экспортка юнәлтелгән көчле сәнәгать потенциаллы төбәк буларак, Сенегалга иң киң спектрлы продукция җибәрергә әзер, диде ул.

Төрле елларда бу Африка иленә «КАМАЗ» автомобильләре һәм Казан вертолет заводында ясалган вертолетлар җибәрелде. Машина төзелеше продукциясе җитештерү, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм инновацион тармаклар өчен яхшы перспективалар бар, дип ышана Татарстан Рәисе.

Республика җитәкчесе Татарстан Россия ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын гамәлгә кертүнең пилот төбәге булуын һәм монда хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш оештырылуын да искә алды.

Аерым рәвештә Рөстәм Миңнеханов мәгариф, мәдәният, туризм, спорт һ.б. өлкәләрдә гуманитар элемтәләрне үстерү мөмкинлекләренә басым ясады. Хәзерге вакытта Сенегал белән фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик аз үсеш алган. Татарстанда бары тик тугыз Сенегал студенты белем ала.


Фикер өстәү