Уку йортларында документлар кабул итү төгәлләнде, тиздән билгеле булачак

Кичә югары уку йортларында бюджет бүлегенә документлар тапшыруның соңгы көне иде. Абитуриентлар кайсы уку йортларын сайлаган? Имтиханнарда югары балл туплаган яшьләрне нәрсә белән кызыксындыралар? Без республика вузларындагы вазгыятьне белештек.

Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдергәнчә, быел бюджет урыннарына 600 мең урын бүлеп бирелгән. Бу – бик зур сан. Уку йортларына керүчеләрнең 67 проценты бушлай укый алачак дигән сүз. Сүз уңаеннан, республиканың югары уку йортларында 20844 бюджет урыны бар.

Быел илнең яңа төбәкләреннән тыш, барысында да вузга җыенучылар өчен документларын «Поступи Онлайн» сервисы ярдәмендә тапшыру мөмкинлеге тудырылган. Гаризаларның яртысыннан артыгын яшьләр шуның аша биргән.

– Кабул итү кампанияләрендә хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстенлек бирелде. Андыйлар махсус ташламалардан файдалана ала. Әгәр кемнедер кабул итмәгәннәр икән, министрлык һәр шикаятьне аерым карарга әзер. Моның өчен гаризада исем-фамилия, вуз исемен һәм юнәлеш төрен күрсәтергә кирәк, – ди Валерий Фальков.

Абитуриентлар исә нәтиҗә көтә. Бәхет елмаермы, юкмы – анысы билгесез. Әмма БДИны яхшы балларга тапшырганнарның өмете зур. Барысының да укырга керү-кермәвен тизрәк беләсе килә.

– Мин документларны төрле вузларга тапшырдым. Шул исәптән Мәскәүгә дә. Конкурс нәтиҗәләрен күзәтеп барам. Мөмкинлекләр кечкенә түгел. Әмма минем КАИга кереп, инженер-технолог белгечлеген аласым килә. Анда очкычларны проектлау кафедрасына да гариза бирдем. Өч фәннән БДИда 217 балл җыйдым. Туган яктан, өйдән бер дә еракка китәсе килми, – ди Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе укучысы Далер Ситдыйков.

Далер мәктәптә башта – физика, аннан химия белән кызыксынган. Төрле олимпиадаларда катнашкан, җиңүләр яулаган. «Дөресен генә әйткәндә, 7 нче сыйныфка кадәр миңа уку кирәкмәде. Башымда бары компьютер уеннары гына иде. Аннан миңа ничектер фән өлкәсе, тәҗрибәләр ясау кызык тоела башлады», – ди егет.

Аксубай районының Иске Тимошкино мәктәбе укучысы, физикадан 100 балл туплаган Егор Симухинның да хәлен белештек. Әмма ул укырга кая керергә җыенуы турында сөйләргә ашыкмады.

– Мин бит әле укырга кермәдем. Конкурс нәтиҗәләрен көтәм, – диде Егор. (Югыйсә БДИдан 288 балл туплаган үзе. Әле бит бер фәннән 100 баллы да бар. Әмма шуңа да карамастан, бик ышанып җитми, ахры. Бәлкем, алдан кычкырырга теләмидер). – Әлегә барысы да сер булып калсын.

Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетның (КХТИ) матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, уку йортында 29 меңнән артык гариза кабул иткәннәр. Абитуриентларны бигрәк тә IT һәм нефть химиясенә бәйле юнәлешләр кызыксындыра. Әйтик, «Мәгълүмат системалары һәм технологияләре» юнәлешенә бер урынга – 33, ә «Нефть-газ эше» буенча 30 кеше дәгъва кыла. Бу сан әле артырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, без белешкәндә, төш вакыты иде. Ә документларны 25 июльдә төнге сәгать 12гә кадәр кабул итәләр.

– БДИны яхшы тапшырган абитуриентларга югары стипендияләр каралган. 240–259 балл җыйган егет-кызлар айга – 6600 сум, 260–279 баллы студентлар исә 8800 сум алырга мөмкин. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына, шулай ук сынауда 280нән югары балл туплаучыларга 15 мең сум түләнә, – диделәр матбугат үзәгендә.

Казан дәүләт энергетика университетында исә кабул ителгән гаризалар саны – 5 меңнән артык. Монда «электроэнергетика һәм электротехника», «җылылык энергетикасы һәм техникасы», IT юнәлешләр популяр.

Әлеге университетта сынауны яхшы нәтиҗәләргә тапшырган барлык яшьләр дә пачутта. Кабул итү комиссиясендә өч имтиханнан 195 һәм аннан югары баллы яшьләрне көтәләр.

– Без югары балл җыючылар өчен кызыксындыру чаралары булдырдык. Балл күләменә карап, өч семестр дәвамында 5тән 16 мең сумга кадәр акча биреләчәк. Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен имтихансыз кабул итәбез. Аларга ике ел дәвамында ай саен 30ар мең сум акча түләнә, – диде университетның беренче проректоры Александр Леонтьев.

Анда БДИны яхшы биргән, түләүле бүлектә укучы абитуриентларны да онытмаганнар. Аларга ай саен 4–10 мең сум стипендия тәтергә мөмкин. Моннан тыш, югары баллы абитуриентлар ректорның грантына дәгъва кыла ала. Биш җиңүчене вуз хисабына бушлай укытырга вәгъдә итәләр. Шулай ук тулай торактан үзләре теләгән бүлмәне сайлау мөмкинлеге дә тудырылган. Вузга аттестатның төп нөсхәсен китерүчеләргә уку йортының символик тамгаларын, брендлы әйберләрен тапшыралар.

27 июльдә вузларның сайтында конкурс нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрнең исемлеге урнаштырылачак. Тагын ун көннән укырга кергән барлык студентларның исемлеге эленәчәк. Түләүле бүлекләргә документ кабул итү 20 августка кадәр дәвам итә.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү