Әлмәт балалар сырхауханәсендә табибка һөҗүм итүнең ВИДЕОсы пәйда булган

Социаль челтәрләрдә Әлмәт балалар сырхауханәсендә бер ир-атның табибка һөҗүм итүе турында видео пәйда булган.

Аннан күренгәнчә, ачуыннан нн эшләргә белмәгән ир-ат, доктор кабинетыннан чыгып, табиб ярдәм сорарга чыкмасын өчен, тышкы яктан ишек тоткасын тотып торган. Шуннан соң кабинетка кереп, табибны этеп җибәргән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Әлмәт балалар сырхауханәсендә бер ир-ат алдан язылып куймаган өчен баласын кабул итмәгән хатын-кыз-табибка суккан.
Әти кеше баласы белән лорга күренү өчен сырхауханәгә килгән. Әмма ул белгечкә алдан язылып куймаган. Табиб аңа тар белгечләрнең бары тик алдан язылып куючыларны гына кабул итүен аңлаткан. Шул ук вакытта ашыгыч ярдәм таләп итүчеләрнең генә язылмыйча кабул ителүен, ә балага мондый ярдәм кирәк булмавын искәрткән.
Ир-ат шулвакыт амбулатор картасын алган да табибның башына китереп суккан. Аннан соң, кабинеттан чыгып, доктор ярдәмгә чакыра алмасын өчен, ишек тоткасын тышкы яктан тотып торган. Шуннан тагын кабинетка атылып кереп, докторны этеп җибәргән. Табиб башка ишектән чыгып, ярдәмгә чакырган.
Сырхауханә хезмәткәрләре полиция чакырткан. Табиб баланың әтисенә гариза язган. Зыян күргән доктор, сәламәтлегенә китерелгән зыянны бәяләтү өчен, суд-медицина экспертизасына мөрәҗәгать итәчәк.


Фикер өстәү