Татарстанда бер ир-ат баласын кабул итмәгән табибның башына суккан

Әлмәт балалар сырхауханәсендә бер ир-ат алдан язылып куймаган өчен баласын кабул итмәгән хатын-кыз-табибка суккан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгән.

Әти кеше баласы белән лорга күренү өчен сырхауханәгә килгән. Әмма ул белгечкә алдан язылып куймаган. Табиб аңа тар белгечләрнең бары тик алдан язылып куючыларны гына кабул итүен аңлаткан. Шул ук вакытта ашыгыч ярдәм таләп итүчеләрнең генә язылмыйча кабул ителүен, ә балага мондый ярдәм кирәк булмавын искәрткән.

“Ир-ат шулвакыт амбулатор картасын алган да табибның башына китереп суккан. Аннан соң, кабинеттан чыгып, доктор ярдәмгә чакыра алмасын өчен, ишек тоткасын тышкы яктан тотып торган. Шуннан тагын кабинетка кереп, докторны этеп җибәргән. Табиб башка ишектән чыгып, ярдәмгә чакырган”, – дип сөйләп үтелгән агентлык хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Сырхауханә хезмәткәрләре полиция чакырткан. Табиб баланың әтисенә гариза язган. Зыян күргән доктор, сәламәтлегенә китерелгән зыянны бәяләтү өчен, суд-медицина экспертизасына мөрәҗәгать итәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләренә карата мондый гамәлләргә юл куелмаска тиешлеген, моның өчен гамәлдә күздә тотылган барлык чаралар күреләчәген белдергән. “Бу хәл министрлык контрольлегенә алынды. Һөнәри бурычларын үтәүче медицина хезмәткәрләренә ихтирамлы булуны сорыйбыз”, – диелгән министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

 


Фикер өстәү