Геройлар вакыты: Казанда халыкара документаль кино фестивале бара

Казанда халыкара «RT. Док: Время героев» (18+) документаль фильмнар фестивале башланды. 27 июльдә тәмамланачак чара кысасында махсус хәрби операция геройлары турында 15 фильм күрсәтелер дип көтелә. Әлеге фестивальнең асыл-әһәмияте нидә? Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узган ачылыш тантанасында әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Уйдырма урынына – чынбарлык

Әлеге фестиваль февральдә Мәскәүдә узып, бик зур кызыксыну уяткан, ди оештыручылар. Шуңа күрә аны төрле шәһәрләрдә уздырырга карар кылынган. Сүз уңаеннан, чараны «Russia Today» телеканалы оештыра. Казанда исә ул Татарстан Хөкүмәте, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Ачылыш тантанасында сәламләү сүзләрен Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм матбугат департаменты җитәкчесе Мария Захарова да җиткерде.

– Хәзер документаль кино төшерү аеруча актуаль. Кызганыч, без фейклар, ялган чорында яшибез. Нәкъ менә шуңа күрә документалистларга зур миссия генә түгел, зур җаваплылык та йөкләнә. Алар тамашачыларга үз карашларын түгел, ә объектив чынбарлыкны җиткерергә сәләтле, – диде Захарова видеомөрәҗәгатендә.

Оештыручылар белдерүенчә, фестивальнең төп максаты – геройлар турындагы документаль фильмнарны мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтү. Бу урында, геройлар, дигәндә хәрбиләр генә түгел, хәрби корреспондентлар, табиблар, волонтерлар, артистлар да күз уңында тотылуын искәртергә кирәк.

– Тормыш хәзер коточкыч тизлек белән үзгәрә, көннән-көн шаккатыра. Миңа калса, хәзер документаль фильмнар нәфис фильмнарга караганда күпкә актуаль. Уйдырма урынына – чынбарлык. Вакыты шундый чөнки. Без геройлар чорында яшибез.  Фильмнарыбыз да – алар хакында, – диде «RT» телеканалының документаль тапшырулар җитәкчесе һәм фестивальнең генераль продюсеры Екатерина Яковлева.

Киләчәкне уйлап

Әлеге фестивальдәге фильмнарны яшьләр дә күрсен иде. Алар «Кем?», «Ни өчен?» һәм «Нәрсә хакына?» сорауларына җавапны белергә тиеш. Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әнә шул фикерен җиткерде.

– Нәкъ менә документаль фильмнар илнең геройларын, илгә дан китергән кешеләрне ничек бар – шулай күрсәтергә, шул рәвешле, әлеге ил турында фикер формалаштырырга сәләтле. Моннан тыш, документаль кино – бездән соң яшәячәк буынга мөрәҗәгать итү дә. Әлеге жанрда эшләүче авторларга илебез тарихына керткән өлешләре өчен зур рәхмәт! – диде Фазлыева.

Аның сүзләрен «Татмедиа»  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә куәтләде.

– Безгә әле озак кына илебездәге һәм илебез белән булган вакыйгаларны аңларга, «эшкәртергә» туры киләчәк. Ә документалистика – моны анализлау һәм вакыйгаларны түкми-чәчми саклый торган инструмент, – диде ул.

Ачылыш тантанасында сәхнәгә менүчеләр арасында геройлар үзләре – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр дә бар иде. Аларны зал аягүрә басып тыңлады.

– Бүгенге фестиваль киләчәк буынны тәрбияләү өчен нигез булып торсын иде. Балаларыбызда һәм оныкларыбызда ватанпәрвәрлек рухы, дөрес әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өчен мондый документаль фильмнарны мөмкин кадәр күбрәк төшерергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга махсус хәрби операция ветераны, спецназчы Евгений Жемков.

Фестиваль ачылышында режиссер-документалистлар, хәрби корреспондентлар Олег Некишев, Михаил Буров һәм Ольга Кирий төшергән «Казаки» фильмының премьерасы булды. Бүген һәм иртәгә күрсәтеләчәк фильмнар исемлегендә Татарстан документалистларының эшләре — режиссер Зөфәр Дәүләтшинның «ZV», Елена Левиның «Незабытые» һәм Равил Мөкъминовның махсус хәрби операция геройлары турындагы фильмнар циклы да бар.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү