Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге һәм «Коч» компаниясе җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эш сәфәрендә. Истанбулда ул бу илнең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашты. Әлеге оешма азык-төлек сәнәгате, автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, пластмасса сәнәгате, төзелеш тармагында эш эшләүче 200 компанияне берләштерә.

Әңгәмә барышында Президент Төркиянең Татарстан өчен төп партнерларның берсе булуын әйтте. 2020 елда ике арадагы товар әйләнеше 360 млн доллардан артып китте. “Пандемия аркасында кимү бар. Әмма быел икътисад күтәрелер һәм үсеш булыр дип өметләнәм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Берлек идарәсе рәисе Әмрә Сәлим Төркия делегациясенең Казанга 2021 елның мартында килгәнлеген искә төшерде. “Күптән түгел Татарстанда булдым һәм аның, чыннан да, кызыклы территория булуын күрдем. Без республикада гамәлдә булган югары стандартларга туры килү өчен барысын да эшлибез”, – диде ул.

Истанбулга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» комапниясе идарәсе рәисе Гомәр Көч белән дә очрашты. Әлеге компанияләр төркеме дөнья бизнесы элитасын тәшкил итүче эре глобаль корпорацияләр исемлегенә керә.

«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирәбез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, компания җитәкчелеген сәламләп.

«Көч Холдинг» белән хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – «Татнефть» линиясе буенча эшләү, аерым алганда, аның холдингка керүче Төркия «Түпраш»ы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге. «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, компания нефть белән тәэмин итү өлешендә генә эшләргә түгел, ә чимал эшкәртү өлкәсендә үз технологияләре белән уртаклашырга, шулай ук нефть химиясендә гомуми проектлар буенча хезмәттәшлек итәргә әзер.

ТР Президенты бүген «Татнефть» компаниясе Татарстаннан читтә эшләү мөмкинлекләрен карый, дип өстәде һәм «Көч Холдинг» җитәкчелегенә аерым юнәлешләр буенча эш төркемнәре булдырырга тәкъдим итте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» җитәкчелеген икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен Татарстанга чакырды.


Фикер өстәү