Югары Кыерлы авылында Сабантуйда баш батырга мини-трактор бирәчәкләр

Мамадыш районының Югары Кыерлы (Верхний Берсут) авылында 3 июльдә узачак Сабан туенда көрәш батырларына дигән бүләкләр тагын да саллыланды. Оештыручылар абсолют батырга мини-трактор вәгъдә итә!
Көрәш ике авырлык үлчәвендә узачак: 85 килога кадәр һәм аннан авыррак егетләр (85+)

Җиңүчеләргә бүләкләр:

1 урын — 35000 сум
2 урын — 25000 сум
3 урын — 15000 сум

Абсолют батырга мини-трактор һәм бозау хәтле тәкә!

Бәйрәм 12 сәгатьтә башлана. Концерт программасы – Илсөя Бәдретдиновадан!


Фикер өстәү