«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 319 миллион сум бүлеп биреләчәк

Быел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 319 миллион сум җибәреләчәк. Илкүләм проект кысасында 3 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Болар – «Мәдәни мохит» (286,0 миллион сум бирү күздә тотыла), «Цифрлы мәдәният» (4,8 миллион сум), «Иҗат кешеләре» (28,1 миллион сум) проектлары.

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләре, Минзәлә һәм Кукмара районнарында авыл мәдәният йортлары төзү, Казан шәһәрендә ике сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Ә инде «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысасында китапларның электрон версияләре, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә  виртуаль концерт заллары  пәйда булачак.

Илкүләм проектны тормышка акшырганда, иң шәп муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм иң яхшы учреждениеләр хезмәткәрләре дә дәүләттән ярдәм алачак.

 


Фикер өстәү