Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан кайтучылар утырган поезд Казанга кайтып җитәчәк

1 апрельдә Казанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан кайтучылар утырган поезд кайтып җитәчәк. Шәһәргә 500ләп кеше кайтыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы профсоюз берлекләре федерациясе матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Пузакова кайтучылар өчен башка ял итүчеләр кебек үк дүрт тапкыр ашату оештырылачагы турында хәбәр итте. Моннан тыш, алар барысы да шифаханәләрдә медицина-сәламәтләндерү процедураларыннан һәм ял итүчеләр өчен булган барлык инфраструктуралардан файдалана алачак. Кайтучыларны терапевт тикшерәчәк һәм аларга коронавирустка экспресс-тест ясалачак.


Фикер өстәү