Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан Татарстанга эвакуацияләнүчеләр үзләре яшәгән шифаханәләрдә эш тапкан

Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр үзләре яшәгән шифаханәләрдә дә эш таба. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева белдерде. Ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында чыгыш ясады.

Елена Кузьмичева сүзләренчә, республика эвакуацияләнгән халыкны кабул иткән беренче төбәкләрнең берсе иде. Татарстанда алар өчен вакытлыча яшәү өчен алты пункт әзерләнде (шул исәптән «Ливадия», «Жемчужина», «Васильево» шифаханәләре).

Аның сүзләренчә, барысы да кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Ярдәм күрсәтүчеләр арасында оешмалар да, гади халык та булган.

Татарстанга күченүчеләрнең кайберләре үзләре яшәгән шифаханәләрдә эш тапкан. Мәсәлән, «Жемчужина» шифаханәсендә 12 кеше эшкә урнаштырылган, «Ливадиядә» – 6. Алар арасында шәфкать туташы, китапханәче, сантехник, кондитер, хезмәтче, корпус администраторы һәм башкалар бар.


Фикер өстәү