Татарстан илкүләм проектларны  гамәлгә ашыру буенча барлык максатчан күрсәткечләргә ирешкән

Узган ел Татарстан  Республика 13 илкүләм проектны  (49 төбәк проектын үз эченә ала) хәл итүдә катнашкан. Аларны тормышка ашыру өчен 43,7 миллиард сум тотылган.

Барлык районнарда социаль объектлар төзү эшләре алып барылган, мәгариф һәм медицина оешмаларының матди-техник базасы яхшыртылган. Моннан тыш эшмәкәрләргә ярдәм ителгән, балалы гаиләләргә социаль түләүләр вакытында бирелгән, төрле категориядәге кешеләр яңа һөнәрләргә өйрәтелгән.

2022 елда илкүләм проект (национальный проект) акчасы хисабына барлыгы 228 объект төзекләндерелгән. Болар – мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханә, парк-скверлар, спорт корылмалары, мәдәният йортлары, театр, сәнгать мәктәпләре, музейлар, юллар.

Шулай итеп, планда каралган барлык чараларны гамәлгә ашыру билгеләнгән барлык социаль-икътисадый күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге биргән. Әйтик, 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 85,35 проценты өстәмә белем бирүгә җәлеп ителгән, яраксызга әйләнгән торак фондының 16,15 мең кв. м  мәйданында яшәүчеләр яңа торакка күчерелгән, шәһәр юлларының 83,19 проценты нормативта каралган хәлгә китерелгән, үзәкләштерелгән чиста су белән тәэмин итү системасына тоташтырылучыларның өлеше 94,2 процентка җиткерелгән.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.


Фикер өстәү