Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән  очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко төбәкнең эш нәтиҗәләре һәм Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге төп күрсәткечләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, урман хуҗалыгының файдалы функцияләрен саклап калу максатыннан, урманнарны карау буенча чаралар үткәрү мәсьәләсен җайга салуга юнәлдерелгән урман хуҗалыгына ярдәм итү темасы да күтәрелде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы урманчылыкларга арендаторлар тарафыннан таләп ителмәгән артык агач әзерләргә мөмкинлек бирүче закон проектын әзерләде.

Виктория Абрамченко инициативаны хуплады һәм якын арада бу закон проектына Хөкүмәтнең уңай бәяләмәсе әзерләнәчәген билгеләп үтте. Татарстан мондый үзгәрешләрне сынау төбәге булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары парламент каравына урман хуҗалыкларының, әгәр игълан ителгән аукцион узмаса, өлгергән һәм артык агачларны кисү хокукы булырга тиеш дигән закон проектын керттеләр.


Фикер өстәү