“Тик утырасы түгел, җиңәсе килә”

Мөмкинлек бирсәләр, өметләрне аклар идек. Казанда утырган килеш волейбол уйнаучы кызлар командасы әнә шулай ди. Әлегә алар башка төбәкләргә кызыгып, түрәләр ишеген шакый. Спорт кына түгел, бу шөгыльнең өмет һәм игътибар барлыкка китергәнен дә аңлатырга тырыша.

“Утырып  арыдым” 

Луиза Закированы Казанда яшәүчеләр әле дә хәтерли булыр. Куркыныч вакыйга аны бөтен халыкка танытты. 2012 елда унынчы сыйныфта белем алучы кыз мәктәпкә барганда трамвай астына эләгә. Шөкер, табиблар гомерен коткарып калырга өлгерә. Әмма бер аягын бот төбеннән үк кисәргә туры килә. Шулай итеп, Луиза дистәгә якын операция кичерә һәм 16 яшендә протез белән йөри башлый. Бу вакыйга аның гомерен икегә бүлүе турында әйтеп тору артык булыр. Әмма ул бирешми. Табиб булып эшләгән әтисе белән медицина вузында белем бирүче әнисе терәк була, якыннары һәм дуслары да күңелен күрергә тырыша. Бер белмәгән кешеләр кызны дәвалау өчен акча җыя. Казан мэры Илсур Метшин да ярдәм күрсәтә. Нәкъ бер елдан Луиза мәктәпкә әйләнеп кайта һәм иптәшләре белән бергә унберенче сыйныфта укуын дәвам итә. Ә чыгарылыш кичәсендә сыйныфташ егете аны биюгә чакыра.

Шул рәвешле ул тормыш арбасыннан төшеп калмыйча, башкалар белән бергә алга барырга тырыша. Берничә ай урын өстендә ятарга туры килгәч, Луиза махсус күнегүләр ясый башлый, белгечләр белән шөгыльләнә. КФУга укырга кергәч,  фитнес белән мавыга.

Укуда утырабыз, машинада утырып йөрибез, шуңа күрә хәрәкәт җитмәгәнен аңладым. Иң гаҗәбе, мәктәптә укыганда физик культура дәресенә бармас өчен әллә нинди сәбәпләр эзләп таба идем. Реферат язып та, ниндидер белешмәләр алып та йөрми калган вакытлар булды. Бу дәрес җитсә, йә башым авырта, йә киемем онытылып калган була иде. Ә менә теге вакыйгадан соң спорт тормышыма үзе килеп керде, – дип искә ала ул хәзер.

“Изгелек эшлисем килә” 

Спортка мөнәсәбәтнең үзгәрүенә яңа танышлары да сәбәпче була. Узган ел Луизаны Юлия Сафиканова исемле туташ эзләп таба. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала һәм “Изгелек эшлисем килә” илкүләм грантлар бәйгесендә җиңү яулаган икән. Шул акчага утырган килеш волейбол уены командасы оештыра, кирәкле җиһазлар сатып ала. Мәскәүгә укырга баргач, анда аңа бер спортчы Казан кызы Луиза турында сөйли. Икесе дә бер табибта дәваланганнар икән. Кыскасы, Юлия Луизаны үзләренә волейбол белән шөгыльләнергә чакыра. Баштарак икеләнеп калса да, психолог белгечлеге алган туташ, “ятып калганчы атып калыйк” дигән ният белән спорт залына аяк баса. Сүз уңаеннан, утырган килеш волейбол уенында тулысынча сау-сәламәт кешеләр дә чыгыш ясый. Аңлашыла инде: аякка басу тыела. Шул рәвешле алар үзләрен сынарга, мөмкинлеге чикле кешеләрнең хәленә керергә тырыша.

Луиза белән Спорт академиясе залында таныштык.Волейболчы кызлар биредә ял көннәрендә шөгыльләнә. Туп сугалар, киләчәк турында хыялланалар. Әмма күңелләрендә борчу да бар. Ник дигәндә, алга таба ни буласын белмиләр.

– Спорт академиясе ярдәме белән әлегә бу залда шөгыльләнәбез. Әмма кайчанга кадәр? Берәр чара уза калса, башкаларга юл куярга туры киләчәк. Үзебезне команда дибез икән, атнасына икешәр сәгать дүрт мәртәбә шөгыльләнергә кирәк. Ә бу тагын акча дигән сүз. Безнең кызлар килеп-китеп йөрсен өчен, залда “Уңайлы мохит” шартлары, ягъни махсус мөмкинлекләр булырга тиеш. Яңа корылмалар шулай итеп көйләнгән. Ләкин аларда бездән башка да чират. Мөмкинлек булса, залны үзебез дә табар идек, – ди Луиза Закирова. – Даими рәвештә шөгыльләнмәгәч, нәтиҗәсе дә булмый. Узган ел Россия чемпионатында дүртенче урынны алдык, ә быел бишенче булдык. Без дә тик тормыйбыз, анысы, тик көндәшләр бер башка үскән. Якутия командасына гаҗәпләнеп кайттык. Узган ел алар белән өченче урын өчен көрәштек. Бер елда исә бик нык алга киткәннәр. Чемпионатка Якутиядән берьюлы ике команда килгән. Кайбер төбәкләрдә безнеке кебек командаларга дәүләт тә, спонсорлар да ярдәм итә. Ахыр чиктә, без дә бит шәһәр һәм республика данын яклыйбыз.

Бер ишектән – икенчесенә

Рәсми ярышларга бару өчен алар ярдәмне Татарстан инвалидларының физик культура һәм спорт җәмгыяте аша Спорт министрлыгы күрсәтә. Калган турнирларда чыгыш ясау өчен исә акчаны үзләренә табарга туры килә. Волонтерлар күрсәткән ярдәм белән генә ерак китеп булмый.

– Соңгы арада башыбызда гел шул уй: булышучы эзлибез. Бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнү өчен хәтта эштә дә ярты ставкага калдым. Кайларга гына хат язмадык, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек инде. Әлегә түрәләр бер ишектән икенчесенә юллый. Башта нәтиҗә күрсәтегез, диләр. Нәтиҗә булсын өчен шартлар кирәк бит. Менә хәзер ныклап торып спонсорлар эзләргә исәп. Эре бизнес хуҗаларына өметләнәбез. Профессиональ команда буласы килә, – ди волейболчы кыз. – Бу бит спорт кына түгел. Бу шөгылебез белән мөмкинлеге чикле булган башка кешеләрдә өмет уятасы килә. Безгә килүчеләр күбрәк булсын, мондый секцияләр башка калаларда да барлыкка килсен дибез. Хыяллар зурдан. Россия җыелма командасына эләгү мөмкинлеге бар. Ә ил командасы дөньяда иң көчлеләрдән санала. Бу исә дөнья чемпионатлары, Паралимпия Уеннары дигән сүз. Безгә өмет бирсәләр, без аларны кулдан килгәнчә акларга тырышачакбыз.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү