14 яшьлек малай волейбол ярышларында кинәт үлгән

14 яшьлек бала волейбол ярышлары вакытында кинәт үлгән, дип яза readovka67.ru.

Бу Мәскәүнең көньяк-көнбатышында, Сивашская урамындагы 1279 нчы мәктәптә узган ярышларда була. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе-йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, баш мие шешү. Яшүсмер ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, ләкин реанимация нәтиҗә бирми.

Шаһитлар сүзләренчә, матч тәмамлануга ук малай аңын югалткан. Ашыгыч ярдәм машинасы аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан

Медицина хезмәткәрләре килгәндә, ул әле исән була, ләкин аны саклап кала алмаганнар.

Хокук саклау органнары тикшерү башлаган.


Фикер өстәү