Бүгенгә һава торышы: томан һәм 11 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген, кышның беренче көнендә, Татарстан территориясендә уртача салкын һава торышы сакланачак, температура фоны үзгәрешсез кала. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар яву көтелә (Казанда явым-төшем ихтималы аз). Төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Синоптиклар юлларда бозлавык сакланачагы турында кисәтә.

Көндез -6..-11 градус тирәсе (башкалада -6.. -8) булыр дип көтелә.

 


Фикер өстәү