Декабрь үзгәрешләре: медицина полисы штрихкодка әйләнә, финанс пирамидаларына каршы көрәш, һәм башкалар

Фатирларда «кызыну бүлмәсе» урнаштырырга рөхсәт итәчәкләр, банкларга кредит килешүләрендә алдан ук «каргачык» куеп чыгуны тыячаклар, финанс пирамидаларына каршы нәтиҗәлерәк көрәшәчәкләр… Декабрь аенда керәчәк үзгәрешләрне барлап, иң әһәмиятлеләрен тәкъдим итәбез.

Медицина полисы штрихкодка әйләнә. Хастаханә-сырхауханәләрдә кәгазьдәге Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларын күрсәтергә кирәк булмаячак: бу документ цифрлаша. ОМС системасында иминиятләштерелгән һәр кешегә код бирелә. Кодтан торган документны, әйтик, смартфонда саклау мөмкинлеге күздә тотыла.

Чит ил агентлары өчен яңа чикләүләр. Аларга дәүләт һәм муниципаль оешмаларда укыту, иҗади проектларына дәүләттән ярдәм сорау, гадиләштерелгән салым салу системасыннан файдалану тыела. Чит ил агентлары эштә үз статусы турында белдерергә, нәшер ителүче материалларын «иноагент» дип тамгаларга тиеш.

Торак-коммуналь хезмәтләр 9 процентка кыйммәтләнә. Әмма бу – максималь сан. Тәгаен күпмегә арттыру мәсьәләсен төбәкләр хакимияте үзләре хәл итәргә тиеш. Салкын һәм кайнар су, электр энергиясе, җылылык, газ һәм чүп чыгару бәяләре үсәчәк. Икътисади үсеш министрлыгында исәпләп чыгаруларынча, 1 декабрьдән өч кешелек гаиләдә ТКХ өчен түләү аена уртача 324 сумга артачак.​

Фатирларда хаммам урнаштырырга мөмкин. Күпфатирлы яңа йортларда хаммам һәм солярийлар булдыру мөмкинлеге ачыла. Шул ук вакытта мунча һәм сауналар ясау, элеккечә үк, тыела.

Финанс пирамидаларына каршы көрәш. Кешеләрне финанс пирамидаларына тартып кертүче –  акчаларын суырып алганнан соң юкка чыгучы сайтларны судсыз-нисез ябу мөмкинлеге ачыла. Шулай итеп, финанс пирамидаларын рекламалаучыларга көн бетә.

Тамгаланмаган продукция саткан өчен җаваплылык. Товарларны, шул исәптән даруларны маркировкалау таләбен бозган өчен административ җаваплылык кертелә. Шул ук вакытта продукцияне ялган тамгадан файдаланып җитештергән, саткан, саклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.

Чит илдән килүчеләрдән бармак эзләрен  мәҗбүри алу һәм аларга медицина тикшерүе уздыру. Россиягә 90 көннән күбрәк вакытка килүче чит ил кешеләреннән бармак эзләре алынырга һәм медицина тикшерүе уздырылырга тиеш. Аларның ВИЧ-инфекция һәм башка йогышлы авырулары, шулай ук наркотикларга бәйлелектән азат булу-булмавы тикшереләчәк.  Бу гамәлләр Россиягә кергәннән соң – 90 көн, ә эшкә килүчеләргә  30 көн эчендә башкарылырга тиеш.

Банкларга – киртәләр. Беренчедән, кредит килешүен төзегәндә «тагылган» өстәмә хезмәтләрдән (әйтик, юрист ярдәме яисә консультация) 14 көн эчендә баш тартып булачак. Кредитны иминиятләштерү буенча байтактан шулай бу. Ләкин башка хезмәтләрдән баш тарту авыррак иде әле. Икенчедән, банк хезмәткәренә кредит килешүен  «каргачык» белән тамгалау, шуңа гына күрсәтеп, кул куйдырту тыела. Кредит алучы килешү шартларын укып чыкканнан соң гына, ризалыгын раслап,  имза салырга тиеш.

Әйләнә-тирә мохитне саклау. Һавага төтен-газ чыгаруны чикләү чаралары гамәлгә кертелә. Алар дәүләт исәбенә алыначак, киметү күрсәткечләре билгеләнәчәк, шулай ук  киметүгә ярдәм ителәчәк.


Фикер өстәү