Татарстанда «КАМАЗ» катнашында булган котычкыч авариядә 2 кеше һәлак булган

Узган кичтә Әлмәт районында бик көчле авария булган. “КамАЗ” борылышта KIAны кысып китергән. Җиңел машинадагы ике ир-ат шундук һәлак булган.
Дәүләт автомобиль инспекциясеннән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, юл-транспорт фаҗигасе 30 ноябрь көнне кичке җиденче ун минутта Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлының 81нче чакрымында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “КамАЗ” йөртүчесе, юл киңлеген чамаламыйча, борылышта каршы яктан килүче машинаны китереп кыскан. Авариядә 64 яшьлек KIA йөртүчесе һәм 47 яшьлек пассажир һәлак булган.

Фикер өстәү