Тубы бар, ник уйнамыйлар: волейбол федерациясе елга нәтиҗә ясады

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә волейбол турында сөйләштеләр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республиканың волейбол федерациясе утырышы узды.

– Татарстан илнең волейбол төбәгенә әверелә бара. Республикада бу спорт төре белән мәктәп укучылары да, студентлар да, ветераннар да кызыксына. Бу эшкә вуз ректорларын да, техникум һәм мәктәп директорларын да җәлеп итәргә кирәк. Иң мөһиме – балалар белән эшләү. Сәламәт буын тәрбияләргә, спорт ярдәмендә аларны начар әйберләрдән сакларга кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Кызганыч, шартлар була торып та, артта калган районнар бар. Һәр мәктәптә спорт залы бар. Һәр район үзәгендә диярлек спорт сарайлары, универсаль корылмалар ачылды. Аларда волейбол тормышы кайнап торырга тиеш.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, волейбол белән республикада 38 мең кеше шөгыльләнә. Казан, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә, Нурлат, Сарман, Чүпрәле һәм Актаныш районнарында бу спорт төрен аеруча үз итәләр. Артта калганнар арасында министр Балык Бистәсе, Спас, Кама Тамагы һәм Тәтешне телгә алды. Владимир Леонов әйтүенчә, Лаеш белән Яңа Чишмәдә бу спорт төренә бөтенләй игътибар бирелми.

Конференциядә Бөтенроссия волейбол федерациясенең генераль секретаре Александр Яременко да катнашты. Ул Татарстан федерациясен илдә иң яхшылардан берсе дип атады һәм бездәге «Мәктәп волейбол лига»сын башка төбәкләрдә оештырырга кирәклеген әйтте. Дөрес, ил күләмендә уздырылучы ярышларда безнең балалар командалары әллә ни уңышка ирешә алмый икән. Шуңа күрә балалар белән эшләүче тренерларның осталыгын арттырырга, заманча алымнар кулланырга кирәк дип килештеләр.


Фикер өстәү