Рөстәм Миңнеханов мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Очрашуда традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, дини объектларны торгызу һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү