Татарстанда ташбаканың югалган төре пәйда булган

Күп еллар буе республика территориясендә күренмәгәнлектән, 2019 елда Татарстанның “Кызыл китабы”ннан төшереп калдырылган ташбака турында сүз.

Бөгелмәнең бер сулыгында сазлык ташбакалары күзгә чалынган. Алар, күп еллар буе республика территориясендә күренмәгәнлектән, 2019 елда Татарстанның “Кызыл китабы”ннан төшереп калдырылган икән.

Бөгелмә сулыгына хас булмаган ташбака фотосурәтләре май ахырында социаль челтәрләрдә пәйда була башлаган. Бөгелмәдә аларны инде моңа кадәр дә күрүчеләр табылган.

Бу хәл белән белгечләр кызыксынган. Алар Лениногорск фотографы Александр Богачевтан ташбакаларны фотога төшереп алуны сораган. Татарстанга, чыннан да нәкъ менә сазлык ташбакалары кире кайтуга инану өчен. Чыннан да, шулай булып чыккан.

“Ләкин аларның кайдан һәм ничек пәйда булулары аңлашылмый. Ташбакаларны кемдер сулыкка җибәргән булырга да мөмкин. Әмма, кайчан, алар озак яшиме, кышны бездә уздырдылармы икән?” – дип язган Богачев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Хәзер белгечләргә сазлык ташбакаларының очраклы килеп чыкканмы, яки, чыннан да. шул Бөгелмә сулыгыда яшиләрме икәнлеген ачыкларга туры киләчәк. Татарстанга янә әйләнеп кайтулары ачыкланган очракта, алар өчен махсус сакланылышлы урын оештырылачак.


Фикер өстәү