Удмуртиядә вирустан 120ләп акчарлак үлгән

Удмуртиянең Ветеринария баш идарәсе кош гриппыннан күпме кошның үлүен белдергән. Бу хакта мәгълүматлар ведомствоның “ВКонтакте” төркемендә пәйда булган.

“Чирнең ике чыганагында: Глазово шәһәрендә – 100дән артыграк, Ижевск территориясендә – 20ләп акчарлак үлгән. Бу H5N1 вирусының бик көчле булуы турында сөйли”, – дип хәбәр иткән белгечләр.

Республикада чиргә бәйле вазгыять киеренке булып кала. Белгечләр һәр көн саен республика сулыкларында кошларның үлү-үлмәвен тикшереп-барлап тора. Кошчылык предприятиеләре исә гадәттәге режимда эшли, дип яза “АИФ-Удмуртия”.

Исегезгә төшерәбез: башта Глазово шәһәрендә кош гриппы очраклары теркәлгән. Берничә көннән соң Ижевскида да акчарлакларның күпләп үлүе ачыкланган.


Фикер өстәү