Удмуртиядә Татарстаннан 12 яшьлек бала батып үлгән

6 июльдә узган аппарат киңәшмәсе вакытында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының УР буенча Баш идарәсе башлыгы Петр Фомин 5 июльдә Кече Пурга районында бала батып үлүен хәбәр итте.

2008 елда туган малай Столяр авылы буасында күзәтүсез генә коенган, әти-әнисе янәшәдә ял иткән. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов коену урыннарында патрульлек итүнең аерым режимына күчәргә кирәклеге турында белдерде, чөнки республикада эссе һава торышы урнашты.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республикада Ижау, Глазово һәм Чекериледә өч пляж тикшерү узган. Су янында 50дән артык ял итү урыны ачу планлаштырыла. 6 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, республика сулыкларында 9 кеше үлгән, күпчелек очракта алар хәмер кулланган өлкән яшьтәге ир-атлар булган.


Фикер өстәү