«KazanForum» җыенын оештыручылар: «Безгә ышаналар. Бу юлы да йөзгә кызыллык китерергә ярамый»

Рамазан ае төгәлләнгәч, Татарстанда бөтен дөнья мөселманнарын көтәләр. Башкалада быелдан федераль дәрәҗәдәге «KazanForum» җыены узачак. Аның кысасында 200дән артык чара үткәрергә ниятлиләр. Ә тырышып эшләгәннән соң, кунакларны «Изге Болгар җыены»нда шаккатырмакчылар. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы форумга әзерлек турында сөйләделәр.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый җыены Татарстан башкаласында 18–19 май көннәрендә узачак. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, быелгы чара оештыру ягыннан да, кунаклар саны буенча да алдагы еллардан аерылачак.

– Бу – Татарстанда ел саен үткәрелүче иң зур икътисадый вакыйга, – диде ул. – Быел ул ундүртенче тапкыр узачак. Җыенга федераль статус бирелгәннән соң, без гамәлдәге илкүләм чаралар белән бер дәрәҗәгә чыктык.

Билгеле булганча, агымдагы елның 17 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин «KazanSummit»ка яңа статус һәм яңа исем бирде. Аны үткәрү өчен Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җаваплы.

– Форумның рәсми чаралары 18–19 май көннәренә билгеләнгән. Эш аерым юнәлешләр буена алып барылачак. Иң зурларыннан берсе – халыкара хезмәттәшлек. Аның кысасында, Ислам илләре һәм Россия депутатлары катнашында «Россия – Фарсы култыгы» парламентара тыңлаулары да узар дип көтелә. Шулай ук, уртак туризм, Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, ислам банкингы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кебек мәсьәләләр дә мөһим, – диде Талия Миңнуллина.

Кунаклар исемлеге тәгаен билгеле түгел әле. Моңа кадәр кайбер мәгълүмат чыганаклары, әлеге чарага Россия Президенты киләчәк, дип тә язган иде. Тимерне кызуында сугып, брифингта журналистлар Талия Миңнуллинадан:

– Форумга Владимир Путин киләчәкме? – дип тә сорады.

– Бу – федераль дәрәҗәдәге чара, шуңа күрә ил җитәкчелеге катнашуы көтелә, – дип бик әдәпле генә җавап бирде агентлык җитәкчесе.

Серне бераз чишеп, Төркия, Мисыр, Индонезия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Малайзиядән зур кунаклар көтелә, дип тә өстәде. Татарстан Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров сүзләренә караганда, БДБ илләре, Якын Көнчыгыш һәм Африкадан да катнашучылар күп булачак. Форум рәсми рәвештә биш телдә (!) алып барылачак. Кунакларга чакыру тарата башлаганнар инде. Форумга теркәлү 1 февральдә башланган.

– Форум мөселман булмаган илләр өчен дә ачык, – дип тә искәртте Газинур Бакиров.

Җыенда катнашучыларны, татарларга хас булганча, тәмле тел, якты йөз белән кунак итәргә вәгъдә иттеләр. Озын сүзнең кыскасы, хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләрне дә булдырырга тырышачаклар. Бу җәһәттән, форумны оештыру икътисадый яктан үзен акламый, дигән сорауга да икеләнергә урын калдырмыйча җавап бирде Талия Миңнуллина.

– Хәтерләсәгез, былтыр Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу өчен бер миллион сумга якын акча түләргә кирәк иде. Җыен үткәреп, икътисадый яктан отыш алырга телибез икән, мәсьәләдән чыгу юлы бар әнә. Әмма без аңлы рәвештә мондый юлдан барудан баш тарттык, чөнки болай эшләсәк, төп катнашучыларыбызны югалтачакбыз. Болай булгач, аны үткәреп торудан ни файда? Без былтыргы бәяләрне саклап калдык, алар иң түбәне. Мәсәлән, премиум пакет 50 мең сум тора, – диде агентлык җитәкчесе.

Газинур Бакиров әйтүенчә, ислам илләре белән хезмәттәшлек итүнең үз нечкәлекләре бар.

– Россиягә басым ясалган шартларда ислам илләре төп хезмәттәшләребезгә әверелеп бара. Шуңа күрә безгә бик яхшылап әзерләнергә кирәк. Чит илләрдәге хезмәттәшләребез безгә килгәч: «Үзебезне өйдә кебек хис итәбез», – диләр. Димәк, безгә ышаналар. Бу юлы да йөзгә кызыллык китерергә ярамый, – диде ул.

Федераль дәрәҗәдәге чарага әверелгәч, үзәктәгеләргә дини җыенның үзенчәлекләрен аңлатырга кирәклеген дә яшермәделәр. Мәсәлән, төшкә кадәрге чаралар көндезге намазга кадәр бетәргә тиеш. Тышкы кыяфәткә бәйле белешмәлек тә нәшер иткәннәр хәтта.

Җитди сөйләшүләрдән соң, 20 майда форум кунакларын хәләл-маркетта көтәләр. Сүз уңаеннан, быел ул, халыкка барып җитү җиңелрәк булсын өчен, Казан агросәнәгать паркында узачак. Ә менә 21 майда узачак Изге Болгар җыенына ничек тә барырга киңәш иттеләр. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Болгарга килүчеләрне шаккатырырга вәгъдә итте.

– Без хаталар өстендә эш үткәрдек. Югыйсә: «Алдагы елларда булдык инде, гел бер үк», – дигән кебек сүзләр ишетергә туры килә. Быел Изге җыенга Мәдинә шәһәреннән, Дагыстан, Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән Мөхәммәд пәйгамбәрнең 11 изге әманәтен алып кайтачакбыз. Әлеге күргәзмә бер көн генә эшләячәк, чөнки куркынычсызлык мәсьәләсен тәэмин итү шактый катлаулы. Болгар җыенына килүчеләр аларны үз күзләре белән күрә алачак, – дип җөпләде мөфти.

Эльвира Вәлиева

 


Фикер өстәү