Россия Президенты премиясенә ия булган яшь химик Ирек Мөхәммәтдинов: «Татарстаннан беркая да китәргә җыенмыйм»

КФУ доценты Ирек Мөхәммәтдинов нефть чыгаруның яңа ысулын тәкъдим итә. Махсус катализатор уйлап тапкан өчен ул Россия Президенты премиясенә ия булды. Яшь галим узган атнада Мәскәүдә Владимир Путин белән очрашып кайтты. Ирек Мөхәммәтдинов белән аның ачышлары, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Президент премиясе лауреаты булыр өчен дүрт ел дәвамында авыр нефтьне җиңеләйтүче катализаторлар булдырып, аның нефтькә йогынтысын тикшереп, промысел сынаулары үткәрдек. Моның өчен безгә «Татнефть», РИТЭК, «Зарубежнефть» оешмалары ярдәм күрсәтте. Казанышларыма шундый зур бәя бирелү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Башта ышанып та бетмәдем. Кремльдә ил башлыгы котлап, минем белән сөйләшеп утырыр дип хәтта күз алдыма да китермәгән идем. Мин – Чаллыда туып үскән гап-гади татар егете. Дөресен генә әйткәндә, миндә дулкынлану да, сөенү дә, бәхет һәм курку хисләре берьюлы булды. Безнең эшебезне шулай зурлаган өчен бик рәхмәтлемен, – ди 33 яшьлек  Ирек Мөхәммәтдинов.

Алдагы ачышлары да нефтькә бәйле булыр дип уйлый ул. Аның әйтүенчә, катализаторлар белән фәнни казанышларын дәвам итәчәк.

– Без ачышлар ясау белән әле шөгыльләнә генә башладык, тәүге алымнарны ясыйбыз. Катализаторлар нефтьле җир катламына акватермолиз технологиясе ярдәмендә тәэсир итә, зур сумала һәм асфальт молекулаларын җимереп, авыр нефтьне җиңеләйтеп, сыегайтып җибәрә, нефтьнең химик составын яхшы якка үзгәртә. Бу үзгәрешләр авыр һәм үзлеге югары булган нефтьне чыгаруны бик күпкә җиңеләйтә, – дип сөйләде ул хезмәте турында. – Бу ачыш чыннан да бик кирәкле һәм актуаль, чөнки җиңел нефть күләме кими бара, ә республикабызда һәм, гомумән, Россиядә авыр нефть күп. Безнең ачышыбыз илебезгә нефть чыгару буенча алдынгылыкны югалтмаска ярдәм итәчәк.

Гадәттә, техник галимнәрнең татарча белүе чамалы. Ирек туган телен бик яхшы белүе белән дә сокландыра. Әнисе Рәйханә – Яңа Чишмә районының Шахмай, әтисе Изаил – Оренбург өлкәсенең Абдуллин районындагы Иске Шалты авылыннан. Гаиләдә татар һәм рус телендә аралашалар.

Ирек Мөхәммәтдинов Чаллы шәһәренең Пушкин исемендәге 78 нче лицейны тәмамлаган. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыган. «Укытучылар бик көчле иде. Барыбызның да яхшы укып, югары уку йортларына керәсе килде», – ди ул, мәктәп еллары турында.

Химия фәненә мәхәббәтне анда укытучысы Наталья Нәбиуллина уяткан. Укучысының кызыксынуын күреп, олимпиадаларга әзерләгән. Ирек 9 нчы сыйныфтан төрле олимпиадаларда катнашып, беренче урыннар яулаган. Алдагы һөнәри юлын сайлаганда, кая барырга, дип аптырап калмаган. Казан дәүләт химия-технология университетының нефть һәм нефть химиясе факультетына укырга кергән.

– Университетта укыганда нефть химиясе, нефть чыгару, эшкәртү турында кызыксына башладым. Белемемне арттыру, фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен укуымны аспирантурада дәвам иттердем. Казан федераль университетының Геология институтына аспирантурага кердем. Шул ук вакытта «Казаноргсинтез» оешмасына 5 нче разрядлы аппаратчы булып эшкә урнаштым, – ди Ирек.

Аспирантурада укыганда фәнни җитәкчесе Алим Кемалов белән юл түшәмәсен ныгыту өчен махсус кушылма (присадка) уйлап тапканнар. Аннан шушы тема буенча диссертация яклый. «Чаллыда хәтта безнең матдә кушып җәелгән юл участогы да бар. Бу юлның асфальт катламы вакыт үткәч тә ватылмаган, киресенчә, ныгыган», – дип горурлана егет.

Аспирантураны тәмамлагач, аны КФУның «Внутрипластовое горение» лабораториясенә эшкә чакыралар һәм бүген ул шунда эшләвен дәвам иттерә. Галим әйтүенчә, лабораториядә алар авыр нефтьне чыгару ысуллары белән шөгыльләнә, авыр һәм үзлеге югары булган нефтьне тикшерәләр. Монда яшь галим нефтьне тулысынча тикшереп, тәҗрибәләр ясап, физик һәм химик үзлекләрен ачыклый. Шулай ук яшь доцент студентларга лекцияләр укый, практика һәм лаборатория дәресләрен алып бара.

Аспирантурада укыганда конференцияләрдә катнашып, беренче урыннар яуласа, 2021 нче елда «Иң яхшы яшь галим» бәйгесендә 2 нче урын алган. «Вверх», «Иң яхшы 50 инновацион идея» бәйгеләрендә җиңгән, Арбузов премиясе призеры. «Бүгенге шартларда фәнебезгә игътибар кирәк», – ди ул.

Мондый акыллы егетне читкә чакыручылар да бардыр, әлбәттә. «Беркая да китәргә җыенмыйм, – диде ул өздереп. – Китүчеләрнең, бәлки, башка төбәкләрдә яшисе килгәндер. Минем Татарстанга хезмәт итәсем килә».

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү