Россиядә пенсионерлар саны кимегән

Узган елда Россиядә пенсионерлар саны, 232 мең кешегә (0,6%) кимеп, 41,78 миллионга калган. Социаль фонд мәгълүматлары буенча, өлкәннәр саны азаю пандемияле 2021 елдагы белән чагыштырганда акрынайган. Ул чагында пенсионерлар сафы 970 мең  кешегә кимегән.

Биредә  сүз Социаль фонда исәптә торучылар саны турында бара. Оборона, Эчке эшләр министрлыклары, Тикшерү комитеты, башка көч ведомстволары системасында пенсия алучылар аңа керми.  Гомумән, пенсионерлар 2019 елдан, пенсия яшен этаплап арттыру башланганнан бирле кими. 2022 елның төп үзенчәлеге – эшләүче пенсионерларның кинәт кимүе (600 мең кешегә, ягъни 7 процентка азаеп, 7,9 миллионга калган).

Пенсиянең уртача күләменә килсәк, узган ел 14 процентка артып, 20,6 мең сум тәшкил иткән. Социаль пенсия, 19 процентка диярлек үсеп, 12,1 мең сумга, ә инвалидлык буенча түләү, 13 процентка артып, 12,5 мең сумга җиткән.


Фикер өстәү