Ышанычлы хезмәттәшлек

Тышкы сәясәтнең үзгәрмәс өстенлекле юнәлеше. Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген әнә шулай бәялиләр. Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары саналган дәүләтләр илчеләре белән очрашу узды. Мөселман дәүләтләренә без дә таянабыз, алар да безне дус күрә икән.

Искә төшереп үтик: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ил башлыгы Владимир Путин кушуы буенча, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли. Бу юлы очрашуны 2022 ел нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлеккә багышладылар.
Мөселман илләре белән хезмәттәшлек – тышкы сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, очрашуда катнашучыларны сәламләп, шулай диде. Аның сүзләренә караганда, мөселман илләре Россиягә таяна ала. «Без һәрвакыт иң ышанычлы партнер булачакбыз», – диде вице-премьер. Соңгы өч елда Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы товар әйләнеше 30 процентка үскән. 2022 елда мөселман дәүләтләре Татарстан һәм аның башкаласында узган чараларда актив катнашкан. Сан белән әйтсәк, илнең 59 төбәгеннән һәм дөньяның 64 иленнән 6 меңләп кеше дигән сүз бу.
Аның сүзләрен Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та куәтләде. Министр әйтүенчә, алга таба да хезмәттәшлекне ныгытуга йөз тотачаклар. Хәзерге вазгыятьтә бу бигрәк тә мөһим. Сергей Лавров сүзләренә караганда, Россия ислам дөньясы дәүләтләре белән һәрвакыт үзара хөрмәт, дуслык һәм гаделлеккә корылган мөнәсәбәттә тора. «Без күмәк Көнбатыш тарафыннан тагылган ультралибераль кыйммәтләрне кире кагабыз», – диде ул.
Үз чиратында Татарстан Рәисе – стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та мөселман дәүләтләренә хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте.
– Без мондый рәвештә даими очрашып торабыз. Мондый күрешүләр файдага, – диде ул. – Бүген ислам дөньясы халыкара сәясәт, икътисад һәм гуманитар юнәлештә үз кыйммәтләре булган бергәлек, ә ислам икътисады дөнья икътисадының мөһим өлеше булып тора.
Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Татарстан һәм аның башкаласында узган мөһим чаралар турында да әйтте, Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы зурлап бәйрәм ителгәнне телгә алды. Сүз уңаеннан, былтыр Төркем 10нан артык зур чара оештырган.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, быел май аенда әһәмиятле чара – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый җыены узачак. 14 нче мәртәбә оештырыла торган чарага, Владимир Путин кушуы белән, федераль статус бирелде. Сергей Лавров та, Рөстәм Миңнеханов та ислам дөньясы илләре җитәкчеләрен Татарстан башкаласына кунакка чакырды.
Ә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, чараның дәрәҗәле, көтелгән һәм әһәмиятле булуына басым ясап, программа белән таныштырды. Мәдәни чаралар да, килешүләр, очрашулар да күп буласы икән. Талия Миңнуллина Казанга киләчәк кунакларны алдан ук кисәтеп куйды: Татарстан башкаласында кызлар да гүзәл, ризык та тәмле.


Фикер өстәү