Татарстанлылар балаларына 18 яшь тулгач кына эшкә чыгарырга әзер

Казанда һәр өч ата-ананың берсе (36 проценты), балаларны паспорт алгач, ягъни 14 яшьтән эшләтә башларга мөмкин, дип саный. Дүрттән бер өлеше чамасы (23 проценты) – 16 яшьтән, дигән фикердә. 20 проценты балигъ булгач, ягъни 18 яшен тутыргач кына баласын эшкә чыгарырга әзер. SuperJob сервисы, сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗә ясаган. Анда 7–16 яшькә кадәрге балалар үстерүче ата-аналар катнашкан.

Шул ук вакытта аларның 9 проценты, һөнәр алмыйча, йөрәк парәсен кайдадыр эшләтүгә кискен төстә каршы чыккан. 4 проценты, киресенчә, 12 яшьтән соң хезмәт килешүе төзергә мөмкин, дип әйткән. Хезмәт белгечләре билгеләп үткәнчә, бигрәк тә әтиләр балаларын алданрак – 15 яшьтән эшләтүне хуп күрә. Ә менә әниләре газизләренең 16 яшьтән генә бил бөгә башлауларын тели.

 

 

 

 


Фикер өстәү