Авылга бозау сатып алырга килгән ирне үтереп, акчасын урлаганнар

Чувашиядә үтерелгән ир-атның гәүдәсен печәнлектә тапканнар.

Чувашия суды йорт хайваннары сатып алырга ниятләгән ир-атны вәхшиләрчә үтерү эше буенча хөкем чыгарган. Ирне буып үтергәннәр һәм мәетен печәнлеккә яшергәннәр. Бу хакта КП яза.

Җинаять 2022 елның апрелендә Аликовский районы Элекейкино авылында булган. 33 һәм 40 яшьлек бертуганнар хайваннар сатып алу өчен алар авылына Түбән Новгородтан кешенең килүен белеп алалар.

Мал сатып алырга килүченең акчасы күптер дип уйлап, явыз ниятле ирләр бозау сату сылтавы белән аны 53 яшьлек танышларына алып киләләр. Шунда ир туганнарның олысы корбанының  башына кирпеч белән суга.

Егылган ирне өчәүләп кыйный башлыйлар. Соңрак йорт хуҗасы бау алып килә һәм туганнарның олысы буа башлый. Ир үлгәч, явыз ниятле кешеләр аның акчасын алып, мәетен печәнлеккә яшерәләр. Аннары мәрхүмнең машинасына утырып, икенче авылга китәләр. Машина кузовында табылган бозауны бер таныш хатын-кызларына бирәләр.

Чувашия Республикасы Югары суды фигурантларның берсенә махсус режимлы колониядә 24 ел, икенче һәм өченче җинаятьчегә 17 һәм 15 ел төрмә җәзасы билгеләгән. Суд карары әле законлы көченә кермәгән.


Фикер өстәү