Гастарбайтерлар бер гаиләдән 4 кешене вәхшиләрчә үтергәннәр

Түбән Новгородның Идел буе районы Кудьма бистәсендә 4 кеше үтерелгән. Дүрт кешенең, шул исәптән алты яшьлек баланың гәүдәләре 1 мартка каршы төндә шәхси йортта табылган, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү комитеты.

64 һәм 63 яшьлек ир белән хатынны буып үтергәннәр, аларның 41 яшьлек киленнәрен пычак белән кадап үтергәннәр, тәнендә шулай ук көчләү билгеләре ачыкланган. Узган сишәмбедә генә алты яше тулган баланы да кызганып тормаганнар. 13 яшьлек кыз һәм командировкадагы гаилә башлыгы  гына исән калган.

 


Фикер өстәү