Владимир Путин: “Украинаның үзенең хәрби техникасы калмады диярлек”

Россия Президенты Владимир Путин Украинаны демилитаризацияләү мәсьәләсенә кагылып, Киевнең үзенең хәрби техникасы калмады диярлек инде, дип билгеләп үткән.

“Үзләренең бер нәрсәсе дә калмый инде. Коралларының барысы да диярлек читтән кертелә. Ләкин болай озак сугышып булмый”, – дип билгеләп үткән ул Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында.

Шул ук вакытта Россия оборонасы сәнәгате корал җитештерү күләмен арттыра. Иң кирәкле үрнәкләрне җитештерү күләме 10 тапкыр арткан.
“Соңгы елда хәрби продукция җитештерүне 2,7 тапкыр арттырдык. Ә иң кирәкле корал үрнәкләрен җитештерү күләме 10 тапкыр арттырылды. Предприятие 2-3 смена, кайберләре көндез дә, төнлә дә эшли”, –дип басым ясап әйткән Президент.


Фикер өстәү