«Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык»…

Ә сез кеше сүзеннән куркасызмы? Бу сорауга күпләр: » Әйе»,- дип җавап бирер иде, мөгаен. Безне бит:»Кеше көлдерә күрмә, кеше күрсә, ни әйтер?!»- дип үстерделәр.

Дин галиме Локман Хәким исә улына нәсыйхәтләрдә шушы теманы күтәрә һәм безгә кеше сүзенә карауның нәрсәгә китерәчәген ачык күрсәтә. Түбәндәге хикәятне укып карагыз әле.

Локман Хәкимнең улы әтисенә: «Әтием, син акыл иясе кеше бит инде, әмма кешеләр синең турыда теләсә нәрсә сөйлиләр. Сәбәбе нидә соң?»- дип сорый. Әтисе аңа: «Улым, кеше фикерен ишетәсең килсә, әйдә, юлга чыгабыз»,- ди.

Китәләр болар. Локман Хәким ишәккә утырган, улы җәяү бара икән. Кешеләр: «Нинди мәгънәсез карт, үзе утырган, малае җәяү бара»,- диләр икән. Ишеттеңме, әйдә, хәзер син утыр, — дигән әтисе. — Мин җәяүләп барыйм».

Боларны күргән кешеләр: «Нинди әдәпсез малай, әтисе җәяүләп бара, улы утырган»,- дип гаепли. Шуннан болар икәүләп ишәккә утырганнар. Кешеләр исә: «Нинди мәрхәмәтсез кешеләр, бер ишәккә икәү утырганнар»,- дип, ишәкне жәлләгәннәр. Болар төшеп, ишәк яныннан бара башлаганнар. Кешеләр: «Кара инде бу җүләрләрне, ишәкләре бар, җәяүләп баралар»,- дип көлгәннәр.

Шуннан соң Локман Хәким, тагын нәрсә әйтерләр икән дип, ишәкне җилкәсенә күтәрә. Ишәк куркып сикерә һәм текә ярдан егылып төшеп үлә. Локман Хәким улына карап: «Кеше сүзенә карамыйча, үзебезчә эшләсәк, максатка ирешкән булыр идек. Кеше сүзенә карап, ишәксез калдык»,- дигән.
Нәтиҗәне үзең яса, укучым…


Фикер өстәү