Татарстан тәҗрибәсе. Вице-премьер Виктория Абрамченкога Казанны ничек чистартканны күрсәттеләр

Алдынгы тәҗрибәне күрергә. Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Виктория Абрамченко Казанга эш сәфәренең максатын әнә шул сүзләр белән аңлатты. Ул, республика җитәкчелеге белән берлектә, биологик чистарту корылмаларын, Казанның чүп яндыру заводы төзелеш мәйданчыгын карады, Самосырово полигонында башкарылган эшләр белән танышты.

Биологик чистарту корылмаларын ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән барып күрде. Биредә төзекләндерү эшләре «Экология» илкүләм проектының «Иделне торгызу» федераль проекты һәм төбәктәге махсус программа кысасында бара. Реконструкциядән соң бу корылмалар зур күләмдә юынтык суны кабул итә һәм чистарта алачак. Бу – шәһәр төзелеше өчен дә гаять мөһим эш.

– Мин Казанга алдынгы тәҗрибәне күрергә дип килдем һәм чынлап та канәгать калдым, – диде Виктория Абрамченко. – Илдәге барлык чистарту корылмалары шактый тузган хәлдә. Шәһәрләр совет чорында төзелгән чистарту корылмаларыннан тора. Аларны үзгәртергә кул җитми иде. Казанда чистарту корылмалары Идел буендагы иминлеккә дә бәйле. Без Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек. Бу тәҗрибәне ил күләмендә кулланырга кирәк. Моның өчен семинарлар оештырып, фикерләшергә кирәк булыр.

Моннан тыш ул башкаладагы калдыкларны утильләштерү заводы (ЗЭУ) төзелеше белән дә танышты. «Мин Казан халкына шунысын әйтә алам: таләпләргә туры килмәгән завод төзелешенә юл куймаячакбыз», – диде ул.
Самосырово полигонындагы эш барышы белән дә танышты федераль вице-премьер. Бирегә 2019 елдан бирле чүп ташымыйлар. «Безнең бурыч – 2024 ел азагына кадәр шәһәрләрдә урнашкан иң куркыныч 191 чүплекне юк итү», – дип искәртте ул.

Казан Кремлендә узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Виктория Абрамченкога республикада тармак үсешенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ә Россия Хөкүмәте вице-премьеры, Татарстанның «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Идел буе федераль округында беренче урында торганын искә төшерде. Виктория Абрамченко әйтүенчә, кичә күргән барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. «Барысы да график буенча бара. Бернинди җитешсезлек күрмибез», – диде ул. Очрашуда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарны саклау турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко Саба районының Лесхоз бистәсенә барып, андагы Урман селекция һәм орлыкчылык үзәгенең эшчәнлеге белән танышты. 2012 елда ачылган үзәктә 4 теплица, 13 үстерү кыры, ылыслы агач төрләренең орлыкларын җитештерү, эшкәртү һәм саклау комплексы бар. Биредә елына 12 миллион ябык тамырлы кәлшә җитештерелә.


Фикер өстәү