Татарстанның танылган блогеры икенче тапкыр әти булган

Бүген блогер Рәмис Гыйльметдиновның кызы туган. Алар хатыны Гүзәл белән Самир исемле малай үстерәләр иде инде. 3 яше дә тулмаган уллары абый булган да куйган, әнә! Инде кызчыкка матур исем дә сайланган.

– Ясминә дип кушабыз. Кызым буласын белгәч тә, күңелдә рәхәт хисләр иде, – ди Рәмис. – Хатынымның да, кызымның да хәлләре яхшы. Бүген котлаулар кабул итәм. Бар кешегә дә рәхмәт.
Без дә Гыйльметдиновларны котлыйбыз. Ясминә тәүфыйклы, сәламәт, тигез канатлы бала булып үссен!


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *