Сугыш чоры баласы Шәүкәт Камалов: «Һәрбер эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып башлап җибәрәм»

«Бу — минем туган авыл!»

«Җир кешесе» номинациясенә

Бу язмам  сугыш чоры баласы, утны-суны кичкән, бик күп авырлыклар күрсә дә сынмаган-сыгылмаган мөхтәрәм якташым  Шәүкәт абый Камалов турында булыр.  Аның белән авыл китапханәсендә танышкан идек. Мин үзем – мәктәп китапханәсендә, ә сеңлем Рамилә авылныкында эшли. Эшне бергә-бергә, үзара киңәшләшеп  алып барабыз.

«Шигъри мизгелләр» исемле шигырь кичәсенә  Кыр Шонталысыннан Шәүкәт абыйны да чакырдым», – дип хәбәр салды сеңлем. Ә мин ышанмыйм.  Ничек инде кич белән шундый ерактан  килер икән олы яшьтәге абый кеше дип уйлыйм.  Чакырылган кунаклар  арасында күргәч,  гаҗәпләндем дә, сокландым да.  Вәт, молодец кеше, сүзендә тора икән, дим. Сүзендә тору гына түгел, кичәдә оста итеп сөйләп, көлдереп, үзе язган шигырьләрен укып,  мине хәйран калдырды ул. Аның белән элемтәне өзмәскә, хәбәрләшеп торырга  тырыштым. Бер шалтырату  җитә,  кай арада килеп җитә, кай арада сөйләргә сүзләрен табып бетерә. Гаиләсендә дә ихтирамга лаек.  Улы Айрат бер каршы сүз әйтмәс, кая барырга дисә дә,  берсүзсез  ризалаша, илтеп куя,  вакыт юк бит, әти, дип тә әйтми. Тормыш иптәше Галия апа да  аның җаена гына тора. Шулайдыр да инде,  ничә еллар иңне иңгә куеп, тигез гомер итеп, балалар, оныклар үстереп яшиләр бит алар. Гаиләләре белән ихтирамга, хөрмәткә лаек кешеләр.

Мәдәният авылы 1927-1928  елларда оешкан. Колхозлашу чоры башланган вакыт.  Инкыйлабтан соң кешеләр  зур күтәренкелек белән яңа тормыш төзи башлыйлар. Шуңа күрә дә Яуширмәдән аерылып күчеп утыручылар авылларга, колхозларга заман рухындагы исемнәр биргәннәр. Менә алар: Мәдәният, Кызыл Сукачы, Кызыл Коллектив. Үзәк барыбер Яуширмә авылында кала. «Туган авылым – Мәдәният. Яуширмә – минем икенче туган авылым», – дияргә ярата Шәүкәт абый. Ул  үзе Мәдәният авылында туып үскән. Балачагы да шушы авылда үтә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1959 елда  Кыр Шонталысына баш механик булып эшкә урнаша. Җор телле егет тырышып эшли, кичләрен клубта гармун уйнап, төрле уеннар оештыра. Үзе уйный, үзе астан гына кызлар күзли, Галия исемле чибәрне дә күздән ычкындырмый. Өйләнәм дигән сүз чыгара, ләкин кызны бирәбез дип атлыгып тормыйлар. Нишләргә кала инде чын йөрәктән яраткан егеткә? Бик дөрес, кәләшне урлап кайтырга. Дус егете белән сөйләшеп, Галия апаны килен итеп  төшерә  егетебез. Кыз үзе риза булгач, урлап та киткәч, әти-әнигә  риза булырга гына кала. Шулай итеп яшьләр Шонталыда төпләнеп яшиләр. Шәүкәт абыйга чыкканына үкенмичә, аңа гомер буе тугры булып яши Галия апа.

Шәүкәт абый кечкенәдән үк киң күңелле,  эчкерсез, тынгысыз кеше була. Аның белән сөйләшеп утыру җанга бер рәхәтлек бирә. Ул табигатькә,  дөньяга гашыйк. Уй-хисләрен ак кәгазь битләренә төшерергә ярата. Китапларын инде ничәмә тапкыр  укып чыктым. Гади дә, аңлаешлы да, тормышчан да. Анда күпме тарих, күпме истәлек, күпме авылдашының язмышы сурәтләнгән.

Шәүкәт абый безгә төрле-төрле бәйрәмнәр үткәрергә дә идеяләр бирә. «Финанс ягын үзем кайгыртам, сез сценариен гына әзерләгез», – ди. Югалган авылларны күтәрү, Мәдәният авылында   туып үскән авылдашларын күрештерү  максатыннан,  авыл үзе булмаса да,  «Дуслар җыелган җирдә» исемле очрашуны Шәүкәт абый оештырды. Тамырлары белән шул авылдан чыккан якташлар да, Яуширмәдә төпләнеп калганнары да җыелды матур Мәдәният авылы урынына. Барысының да хәтере бик  яхшы икән: һәр урынны, йортны, бакчаны, каберлекләрне, елга буйларын, уйнап үскән урыннарын табып, моңсу, сагышлы, рәхәт мизгелләр кичерделәр. Төрле буын күреште, төрле төбәкләрдән сагынышып кайткан якташлар бер-берсен җылы кочакка алды. Тамырлары белән шул җиргә береккәннәр, еллар үткәч, туганлашып, күңелләрендә булган моң- сагышларын җыр, шигырь  аша бер-берсенә әйтештеләр. Шәүкәт абый мулдан бүләкләр алып, сөйләп, җырлап, көлдереп, кичәбезне бер дигән итеп үткәрергә ярдәм итте. Мул табыннар артында утырган авылдашлар йөзендәге шатлык хисен, күз яшьләрен күрсәгез, исегез китәр иде.

Үзе Кыр Шонталысында яшәсә дә,   5 ел саен сыйныфташлар очрашуын яңартып җибәрде Шәүкәт абый. Үзенекен генә түгел,  55, 60, 65 ел элек бетергәннәрне дә җыюны максат итеп куйды. Һәрвакыттагыча, финанс ягын ул кайгырта, табынны мул итеп, кайнар ризык белән әзерләтә, бүләкләр дә алырга онытмый. «Ул хәтле азапланма әле, Шәүкәт абый», – дигән сүзгә: «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, борчылмагыз әле!» – дип кенә җибәрә. Күпме генә рәхмәтләр әйтмәсеннәр,  мине монда тыкмагыз, мин түгел ул, әнә кызларга рәхмәт әйтегез, дип сүзне икенче якка борып җибәрә.

Шәүкәт абый олы яшьтә булса да, яшьләрдән калышмый, буш вакыты булды исә матур-матур сандыклар ясый. Элек аны «бирнә сандыгы» дияләр иде, ә хәзер аны ясаучылар да бармак белән генә санарлык калды. Гаилә фермер хуҗалыгын да алып бара ул.  Монысы инде – үтә дә  җаваплы һәм бик авыр хезмәт.  Камаловлар Яуширмәдәге   авылдашларын  да бөртек белән тәэмин итеп торалар. Кемгә арпа, кемгә бодай – заказ  гына бирәсе, йортыңа китереп бушаталар. Шул вакытта акчаң  булмаса да, кайгырасы юк. Соңрак бәхилләшергә була. «Һәрбер эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, аның ярдәменә  ышанып башлап җибәрәм. Шулай булганда эшем дә бара, дөньям да түгәрәк», –ди ил агасы.

Ләлә Зарипова.

Чистай, Яуширмә


Фикер өстәү