«Барыбызның да табигатькә карашы Нургали Миңнехановныкы кебек булса, климат үзгәрмәс тә иде»

Исән булса, Саба урман хуҗалыгының легендар директорына 24 мартта 90 яшь тулыр иде. Тармакның тамырдан яңартылуы гына түгел, бәлки әле кешеләребезнең табигать белән һәм үзара гармониядә яшәү фәлсәфәсе дә нәкъ менә аның исеменә бәйле.

Туган авылы

Лесхоз бистәсенә, шәһәр ыгы-зыгысыннан аз гына булса да аерылып тору форсаты чыгуга сөенеп, күтәренке рухта чыгып киттек. Язма әзерләү зарурилыгыннан битәр, бүгенге тормыш-көнкүреш кемнәрнеңдер тырышлыгы белән табигатькә зыян китермичә генә диярлек корылган урыннарны күрәсе килү теләге көчлерәк иде бездә. Тавышлы, ыгы-зыгылы зур шәһәрдән машинага утырып, ике сәгать чамасы вакыт эчендә барып җитәргә мөмкин булган урында, җитмәсә әле урман сәнәгате предприятиесе тирәсендә шулай буласына ышанасы килмәде. Исеме бөтенләй башка әйберләрне күз алдына китерә ләбаса! Әмма машина тәрәзәсеннән күзәтеп килгән юл уңае күренешләре: «Бу якларда сез әйткән гармония бар», – дип пышылдаган төсле иде. Казаннан Теләчегә кадәр безне табигатьтә апрель урталарына хас күренешләр озата килсә, Саба районына якынлашкан саен, чын март аена хас гүзәллекне – эри башласа да, әле шактый ук калын кар көртләрен күреп, күңел сөенде.

– Урман суык, дым тарта, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер шул, – дип елмаеп каршы алды безне урман хуҗалыгы тарихы музее мөдире Рузия Газизуллина. – Барыбызның да табигатькә карашы Нургали Миңнехановныкы кебек булса, климат үзгәрмәс тә иде, бәлки…

Бистә музее экспозициясенең шактый ук зур өлеше нәкъ менә шушы кешегә – Татарстан Президентының әтисенә багышланган. Юк-юк, Президент әтисе булганы өчен генә түгел, ә атаклы новатор-урманчы булганы өчен. Музей урнашкан агач бина леспромхозның элекке иске конторасы проекты буенча төзелгән икән. Дөрес, ул чакта – 1962 елда – яңа директорга аны беренче тапкыр бик мескен хәлдә күрергә туры килә. Хәер, предприятие үзе дә күтәрәмгә диярлек калган була. Ярым җимерек бараклар тезелеп киткән юлсыз-нисез Борчаклы Яз авылын (бүгенге бистә ул чакта шулай дип йөртелә) инде әйткән дә юк… Тайганың онытылып беткән бер почмагындагы авылмыни!

Кыскасы, бирегә хәлне тамырдан үзгәртә алырдай кеше таләп ителә. Юк-бар кеше генә түгел, ә урман хуҗалыгының чып-чын белгече! Нәкъ менә Нургали Миңнехановка урман хуҗалыгын сазлыктан тартып чыгарырга туры килә дә инде.
Тын Океан флотында хезмәт итеп кайтканнан соң Лубян техникумында белем алган егет биредә урманчы буларак шактый ук тәҗрибә туплап килә. Аның эшкә булдыклылыгын турыдан-туры җитәкчеләре генә түгел, хәтта ул чагындагы ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев та күреп алган. Егетне өлкә комитетның беренче секретаре Фикрәт Табеев бүлмәсенә дә шул министр китергән.

Шулай итеп, ул директор вазифасына билгеләнә. Әмма эшкә билгеләнү генә түгел, зур кешеләрнең ышанычын да акларга кирәк бит әле. Тик нәрсәдән башларга? Рәтле-башлы эшләп китү өчен иң элек юл мәсьәләсен хәл итәргә, кешеләргә эшләү һәм яшәү шартларын тудырырга кирәк. Барысы да бик зур көч һәм акча таләп итә.

Кисмәгезче, егетләр!..

Ул елларда урманда агачлар саны кимегәннән-кими. Нарат бүрәнәләр әкренләп усак утынына алышына. Моның сәбәбе иң элек, әлбәттә инде, сугыш һәм аннан соңгы җимерекләрне торгызу зарурилыгы белән аңлатыла. Әмма күп нәрсә табигать-анабызга хөрмәтен җуйган кайбер җитәкчеләрнең, йомшак кына әйткәндә, киләчәкне уйлап эш итмәүләренә дә бәйле була. Әйтик, Нургали Миңнеханов килер алдыннан, Саба урман хуҗалыгына керүче Шәмәрдән урман хуҗалыгы үсеп җиткән һәм үсеп килүче барлык ылыслы агачларны төбеннән кисеп ташлый. Агачларны тоташтан кисеп бару аркасында, урманнар меңнәрчә гектар мәйданда шәрә кала…

Мондый хәлгә ничек борчылмыйсың ди?! Нургали ага белән эшләүчеләр әйтүенчә, алтмыш мең гектар мәйданга сузылган урман хуҗалыгының һәр диләнкесен җентекләп тасвирлый ала ул. Саба директоры, урманны шулай алны-артны карамыйча кисүне дәвам иттергәндә алга таба эшләрнең бик тә хөрти буласын аңлап, билгеле бер нәтиҗәләргә килә. Әмма эшкә яңа ысуллар кертү өчен теләк кенә җитми, кимендә ниндидер бер фәнни нигезләнеш кирәк. ТатЛОС оешмасы – Татарстан урман тәҗрибә станциясе бирә аны. Россия һәм Татарстанның атказанган урманчысы Александр Иванович Мурзовның тырышлыгы белән ылыслы-яфраклы урманнарда агачларны акрынлап кисү технологиясе эшләнә. Директор Мурзовны үз хуҗалыгына алып килгәннән соң, бу технологияне чынбарлыкта куллану башлана. Алар, бергәләшеп, әлеге киң колачлы эшнең стартегиясен һәм тактикасын билгеләүгә ирешә.

Нургали Миңнеханов иң элек кешеләрнең һәм табигатьнең иминлеген күздә тоткан производствоның гына чын мәгънәсендә уңышлы булып чыгуын күрсәтә. Әйтик, нарат урманын үстерү өчен кимендә 60 ел таләп ителә. Ниндидер файда алу өчен агачларны бик күп мәйданнарда тоташ кисү һәм уңга-сулга тарату – берничә буынны табигать байлыгыннан мәхрүм итү дигән сүз. Ә менә аларны акрынлап кына, сайлап алып кына кисү – бөтенләй икенче мәсьәлә. Әмма әлеге ысулның күзгә бәрелеп торган өстенлекләренә карамастан, яңалык кертүчеләрнең башларыннан сыйпамыйлар. Киресенчә, мөмкин кадәр аяк чалырга тырышалар. Кәгазьдә генә барысы да әйбәт һәм матур, ә чынында чыгымнары һәм проблемалары буа буарлык бит бу ысулның, дигән булып. Диләнкене тоташ кисү, аерым агачларны гына аударуга караганда җиңелрәк тә, тизрәк тә, янәсе. Әмма Миңнеханов, башка юлның юклыгын аңлап, яңа технологиянең өстенлекләрен үзенә хас үҗәтлек белән яклавын дәвам иттерә.

– Бик авырга туры килде аңа, – ди Россиянең мактаулы урман хуҗалыгы хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы, Саба урман хуҗалыгының элекке баш икътисадчысы Зоя Могътәсимова. – Алдан баручыга һәрвакыт башкаларга караганда авыррак. Әмма безнең директор беркайчан үз дигәненнән чигенмәде, бик көчле кеше иде шул. Нургали Миңнехановның хаклыгы, чыннан да, вакыт белән расланды. Урман хуҗалыгы бүгенгәчә ул гамәлгә керткән ысул буенча эшләп, инде ярты гасыр дәвамында алдынгылар сафында исәпләнә. Элекке ысул нигезендә эшләгән заманнар белән чагыштырганда, урманның һәр гектарыннан алынган үзагач күләме бер ярым тапкыр артты. Предприятие табигатькә зыян китермичә генә, Татарстанның төньяк өлеше экосистемасын саклау нигезендә үсә.

Төп байлык – кешеләр

Лесхоз бистәсендә бер меңнән артыграк кеше яши. Шәһәргә китүчеләр бик сирәк. Табигате – авылча, ә яшәү рәвеше шәһәрчә булган бик тә төзек һәм матур бистә бу. Балалар бакчасы һәм мәктәп дисеңме, поликлиника, мәдәният йорты, үзәкләштерелгән газ һәм су, искиткеч шәп юллар дисеңме – болар барысы да Нургали Миңнехановның тырышлыгы нәтиҗәсе. Планда каралган күрсәткечләр артыннан гына кумыйча, кешеләрне кайгырту турында да беркайчан онытмый ул.
– Җитмешенче еллар ахырында була бу хәл. Әнием ашханәдә эшли. Нургали ага кайдандыр килеп төшкән кешеләрне әйбәтләп ашатуын сорый, – дип сөйли Рузия Газизуллина. – Боларның гади генә кешеләр булмавын – киләчәктә бистә төзергә ярдәм итәчәкләрен: су һәм газ кертәчәкләрен дә әйтә. Чәй эчү өчен чәйнеккә краннан агып торган су тутырып, газ плитәсенә генә куярга кирәк булачак, ди. Берничә дистә елдан соң бу сүзләр, чыннан да, чынбарлыкка әйләнде. Безнең бистәгә газ район үзәгенә караганда да алданрак керде. Сүз уңаеннан, сиксәненче елларда анда үзәк урамнарның гына асфальтлы булуын, ә бездә, үзебезнең асфальт заводы төзелү нәтиҗәсендә, барлык урамнарга, тыкрык һәм сукмакларга тоташ асфальт җәелүен әйтеп үтим.

«Безнең директор бик көчле кеше иде»

Нургали Миңнехан улы, пенсиягә чыккач та, үзенең бистәсе турында кайгыртудан туктамый. Урман эшен яшьләргә тапшырып, Мишә авыл советын оештыра. Лесхозда яшәүчеләргә юк-бар кәгазь өчен дә сигез чакрым ераклыктагы авылга барып, вакыт уздырып йөрмәскә. Бертавыштан авыл советы рәисе итеп сайлана.

– Чын мәгънәсендә танылган кешегә әйләнгәч тә, беркайчан борын чөеп йөргәне булмады, – дип, хәтер йомгагын сүтә авыл советында баш бухгалтер вазифасында эшләгән Фирдания Латыйпова. – Кешеләргә бик яхшы мөгамәләдә булды, күпләргә ярдәм итте. Кыенлыклар алдында беркайчан югалып калмады, күзләре начарайгач та эшләде. Барлык яңалыкларны белеп тору өчен, кайвакыт газетаны кычкырып укуымны сорый иде. Буш вакытларында шахмат уйнарга яратты. Карарларны да, шахмат уйнагандагы кебек, бик уйлап кына кабул итте.

Кайчандыр Нургали Миңнеханов белән эшләгән кешеләр әйтүенчә, ул 60 мең гектарга сузылган урман хуҗалыгындагы һәр диләнкене үзенең биш бармагыдай белә.

– Нургали Миңнехан улы урман хуҗалыгы җитәкчесе буларак, үзенә дә, башкаларга карата да бик таләпчән, әмма кешелекле иде, – дип, янә сүзгә кушылды Зоя Могътәсимова. – Теге яки бу хезмәткәр белән эш турында сүз кузгатканчы, иң элек аның гаиләсе, тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Әйтергә кирәк, Миңнехановлар үзләре бик тыйнак яшәде. Нургали ага күп сөйләргә яратмады, озын-озак киңәшмәләр үткәрмәде. Йомгак ясап, проблемаларны билгеләү һәм бурычлар кую өчен күп дигәндә унбиш минут җитә иде аңа. Калганнарын эш барышында хәл итте.

Кешеләрнең ихтыяҗына беркайчан да игътибарсыз калмый ул. Мәсәлән, хезмәткәрләренә торак төзү өчен бистәдә кирпеч цехы ача. Нәтиҗәдә ел саен 25ләп фатир файдалануга тапшырыла.

Музей мөдире Рузия Газизуллина – Нургали Миңнехановның тәүге транспорты –Иж-49 мотоциклы янында.

– Кайвакыт ике фатирлы йортлар да калкып чыкты. Әмма аерым йортлар, бүгенгечә әйтсәк, коттеджлар күбрәк төзелде, – дип елмая Зоя Хәсән кызы. – Гаиләләргә мунчасы, сарае, капкасы белән дигәндәй, чират тәртибендә, тулысынча бушлай бирелде алар. Асфальт заводы пәйда булгач, пычрак ерып йөрүнең ни-нәрсә икәнен оныттык. Хезмәт хакын һәрвакыт вакытында алып килдек.

Урман хуҗалыгы директорының үз хезмәткәрләренең матди иминлеге белән кызыксынып яшәве – бер хәл. Әңгәмәдәшләребез әйтүенчә, кешегә артык сүз сөйләмичә, кайвакыт хәтта күз карашы белән генә дә аңлату сәләтенә ия була ул. Әле тагын үзенә бер мәдәни-дини фәлсәфә дә уйлап таба. 1988 елның 8 мартында бистәдә, ни сәбәптәндер, мәчет янып, көлгә әйләнә. «Раштуаны эш көне буларак игълан иткән өчен Аллаһының безгә җибәргән җәзасы бу, – дип әкрен генә әйтеп куя шул чагында Нургали Миңнехан улы. – Без барлык халыкларның да традицияләрен һәм диннәрен ихтирам итеп яшәргә тиеш».

Нургали Миңнеханов кешеләргә һәм табигатьне саклауга йөз тотып эшләүнең һәрвакыт уңышлы барып чыгачагын үз үрнәгендә раслый.

Шулай итеп, ул үзенең эшлекле сыйфатларын һәм кешелеклелеген, туып үскән төбәгенә мәхәббәтен, дөньяга карашын, иркесездән, тирәсендәгеләргә дә күчереп, гүя аларның уңышлы эшләренә нигез сала. Үз балалары, укучылары (алар арасында – республиканың ике урман хуҗалыгы министры) – моның ачык мисалы. Саба урман хуҗалыгы янындагы скверда урнаштырылган бюст кына түгел, бәлки бүген бик күпләрнең эш-гамәлләре дә аның истәлеген саклый, дисәк, һич арттырып әйтү булмастыр.

Антон Шабардин, «Республика Татарстан»

 

 


Фикер өстәү