Җәйнең беренче көнендә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Һава температурасы +29 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе – 1 июньдә иртән Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, һава температурасы югары: +29 градуска җитәчәк. Көньяк-көнбатыштан секундына 11 метр тизлектә талгын гына җил. Әмма җил урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 15-23 метрга җитәргә мөмкин.


Фикер өстәү