Тәүлек эчендә коронавирустан авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча антирекорд куелган

Бүген Россиядә коронавирстан авыручылар һәм үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелды. Узган  тәүлектә илдә коронавирус белән зарарлануның 32 196 очрагы ачыкланган, 999 кеше үлгән.  Бу хакта оператв штаб хәбәренә сылтама бнлән ТАСС хәбәр итә.

Авыручылар санының артуы чагыштырмача 0,41 процент тәшкил итә. Санкт-Петербургта — 2 632, Мәскәү өлкәсендә — 2 110, Самара өлкәсендә — 791, Түбән Новгород өлкәсендә — 695, Воронеж өлкәсендә 668 очрак ачыкланган.

Татарстанда узган тәүлек эчендә 110 кеше коронавирус йоктырган.


Фикер өстәү