Илназ Баһ: Балаларны артык азындырырга да, артык сүгәргә дә ярамый

Быел Әтиләр көнен зурлап уздыралар. Әти тәрбиясе нинди булырга тиеш? Безнең җәмгыятьтә җитәрлекме ул? Без шул хакта өч малай әтисе Илназ Баһтан сораштык.

Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ фикеренчә, балаларны алтын урталыкны саклап тәрбияләргә кирәк.

– Артык азындырырга да, артыгын сүгәргә дә ярамый. Шуңа күрә назы да, шелтәсе дә булырга тиеш. Бер узганда кочаклап аласың, икенче узганда кисәтү ясыйсың. Малайларны шулай тәрбияләргә тырышам да, – ди ул. – Әниләре белән чагыштырганда, мин катырак торам. Чөнки малайлар белән башкача булмый. Балаларны эш белән тәрбияләргә тырышабыз. Кышын кар чистарталар, җәен бакчада булышалар, машина юалар инде алар. Уллары да кайчандыр әти булачак кешеләр. Эшкә өйрәнеп үссеннәр, үз гаиләләрендә тәртип урнаштыра белсеннәр дим.

Балаларны гаиләдә чын ир-ат итеп тәрбияләр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Илназ әйтүенчә, аның өчен малайларның техниканы яхшы белүләре мөһим, чөнки ир-атның кулы эшкә ятарга тиеш, ди ул.

– Велосипедтан башлап тракторга кадәр сүтеп-җыярга өйрәнергә тиеш алар. Монда мин беренче чиратта үрнәк күрсәтәм. Өйдә бөтен эш коралы бар минем. Утын киссәм, малайларны ияртеп чыгам. Төзелеш эшләре белән мавыксам, кадак суырттырам. Үз кулларым белән кычыткан чапкыч ясадым да малайлар шуны сынап карады. Миңа беренче процесс кызык булса, балаларга икенчесе рәхәт.  Икенчедән, безнең гаилә иҗади булгач, балаларның да шуңа тартылуын теләдек. Шуңа күрә безнең өчен аларның бер музыкаль инструментта уйный белүләре мөһим иде. Өченчедән, җаваплы булулары кирәк, әлбәттә.

Илназ үзе дә өч малайлы гаиләдә тәрбияләнгән. Ул – төпчеге.

– Безнең өйдә әни таләпчәнрәк иде. Ләкин барыбер: «Әтиегезгә әйтәм!» – дигән сүз мөһим роль уйный иде. Чынлыкта шелтә аның үзеннән ешрак эләгә иде, – диде Илназ.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү