Татарстанда ана улын балта белән сугып үтергән

Фаҗига 14 октябрьдә Татарстанның Тәтеш районы Тоншерма авылында булган. Шәхси йортта 50 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның баш җәрәхәтләнгән булган.

Исерек хәлдәге 72 яшьлек ана гаебен таныган. Аның сүзләренчә, ана белән улның мөнәсәбәтләре бик яхшы булмаган. Ул улы йоклап киткәнне көткән һәм аның башына балта белән суккан. Мәетне хатынның өйдәше күреп алган һәм полициягә хәбәр иткән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү