Җәмәгать эшлеклеләре элеккечә, юлның бер якка бер ярым сәгатьтән артык дәвам итүен эш вакытына исәпләүне тәкъдим иткәннәр иде. Бу инициативаны сораштырылучы казанлыларның 75% ы хуплады. Аңа каршы 12% кеше чыкты.
Хатын-кызлар ир-атларга караганда юл вакытын компенсацияләүне ешрак яклап чыга. Шул ук вакытта, аны эш вакытына кертергә 38% хатын-кыз һәм 32% ир-ат тәкъдим итә.
Инициативаны яклаучылар иң күбе 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында – 80%. Аларның 45% ы юл вакытын компенсацияләүне өстен күрә. 35–45 яшьлек шәһәрлеләр арасында тәкъдимне 76% хуплый, шуның 43% ы юлны эш вакыты дип санарга кирәк, дип саный. 45 яшьтән өлкәннәр төркемендә инициативаны респондентларның 69% ы хуплый.
Казанлылар эшкә күбрәк вакыт сарыф иткән саен, тәкъдимне ешрак хуплый. Юлга бер якка бер ярым сәгатьтән артык вакыт сарыф итүчеләр арасында мондыйлар – 83%.
Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның кайберләре эш бирүчеләрнең офис янында яшәүче кандидатларга өстенлек бирә башлавыннан курка. Инициативага каршы чыгучылар шулай ук юл вакытын исәпләүдәге авырлыкларга басым ясыйлар һәм хезмәткәрнең үзе кайсы эшкә урнашуын сайлавын әйтәләр. Альтернатива буларак, алар ерактан эшләүне һәм гибрид графикны үстерүне тәкъдим итәләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез