Бүген кадере тагын да артты: Россиядә икенче ел Әти көне билгеләп үтелә

Күкләр аяз, тормыш матур булсын өчен әти кирәк! Бүген көчле затларыбыз кулларына корал тотып, Ватанны сакларга киткәндә, әти кадере тагын да артты кебек. Һәр йортта аларның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәләр. Календарьда әтиләрнең дә үз көне бар хәзер. Россиядә икенче ел инде  октябрьнең өченче якшәмбесендә Әти көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Иҗтимагый палатасында җәмәгать эшләрендә иң актив катнашкан әтиләрне котладылар.

Әтиләрнең дә төрлесе бар. Авыру балаларын ташлап чыгып киткәннәре, аларга алимент түләмәгәннәре, кырыслары, бар йөкне хатыннар җилкәсенә аударып, диванда телевизор карап ятканнары… Шул ук вакытта балаларын алларына утыртып сөйгәннәре, аларны җитәкләп паркларда йөргәннәре, чын гаилә тоткасы булганнары да күп. Көчле әтиләрнең олы йөрәгенә, кылган гамәлләренә сокланып туя алмыйбыз. Башкалар да шундый булсын иде дип, без үрнәккә иң шәп әтиләрне генә сайладык.

Куллары мазутка буялган тракторчы әтиләрдә эш кайгысы гына түгел. Балалары яхшы белем һәм тәрбия алсын дип тырыша алар. Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Алмаз Корбангалиев та шундыйлардан. Алмаз, эштән соң арыдым, дими, атнасына алты көн улы Аделне Арчаның Боз сараена хоккей түгәрәгенә йөртә. Алты ел шулай. Ә бит юлы да якын түгел, бер якка 50 чакрымнан артык.

– Кичке сәгать 10да гына өйгә кайтып җитәбез. Сәгатьләр буе көтеп утыруны  мәшәкатькә санамыйм. Минем кебек тагын берничә әти бар әле. Җәй көне комбайнда эшлим, буш вакыт булмый бит. Ул чакта улымны башка дусларыма ияртәм, – ди өч бала атасы Алмаз Корбангалиев. – Трай тибеп урамда йөргәнче, шунда шөгыльләнсеннәр. Россия буенча узган ярышларда җиңүләр яулыйлар. Минем Мәскәүне бер дә күргәнем юк, алар ике мәртәбә барды инде.

Алмаз әйтүенчә, ул балаларын күз карашыннан аңлый торган итеп үстерергә тырыша. Әниләре дә: «Берәр җиргә барсагыз, әтиегезгә әйтегез», – дип өйрәтә икән. «Эш кушып торам, тик торсалар, әшәкелеккә өйрәнәләр. Башларына юньсез уйлар керә күрмәсен», – ди гаилә башлыгы.

Тукай районының Иске Дөреш авылында өч баласын ялгыз үстерүче Илдар Гыйльфанов газизләре әниләре юклыгын сизмәсеннәр өчен бар көчен бирә. Иң олысына – 11, төпчегенә – 6 яшь.

– Әйбәт әти булырга тырышам. Барыбызның да сәпите бар, ел фасылына карап тормыйча, табигатькә чыгып китәбез. Су коенырга да барабыз, шашлыгын да пешерәбез. Чаллыга аттракционнарга да алып барам. Туган көннәрен дә бергәләп бәйрәм итәбез. Камыр ризыклары да пешерәм. Балаларым коймак, пиццаны яратып ашый, – ди ул.

Илдар зарланырга ярата торганнардан түгел. Туганнар, күршеләр, дуслары да ярдәм итә икән. «Дәүләт ярдәмен сизәбез. «Путин акча»сы күчә. Пособиеләр дә алабыз. Бөтен әйбер җитеш, интегеп ятмыйбыз. Өстәмә эшләргә чыккалыйм», – ди ул. Аның фикеренчә, яхшы ул тәрбияләү әнидән тора. Хатын-кыз ирен хөрмәт итмәсә, баласы да иренең кадерен белмәячәк.

Ерак юлларга йөрүче Саба егете блогер Назыйм Галимов үзен балаларының дусты та, кумиры да дип саный. Улларының аның кебек буласы килә икән.

– Мине дә Әтиләр көнендә гаиләдә игътибарсыз калдырмыйлар. Хөрмәт  итәләр, бераз куркып та торалар, анысы да кирәк. Әниләрегез гел, әтиегез белсә, әтиегез күрсә, дип  әйтеп тора. Алар эшләрен уйламыйча эшләми, – ди Назыйм.

Әтиләр көне алдыннан Татарстан Иҗтимагый палатасында Татарстан Әтиләр берлегенең район һәм шәһәр бүлекчәләрендәге иң яхшы әтиләрен җыйганнар иде. Аларга рәхмәт әйтеп, мактау кәгазьләре дә тапшырдылар.

– Ил авыр хәлдә булганда, чын ир-атлар Ватанны яклап чыга, – дип белдерде Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева. Ул билгеләп үткәнчә, хәрби операциягә китүчеләр арасында балалары булган, үз ирекләре белән китүчеләр дә бар. – Мин мобилизацияләнүчеләр, шулай ук үзләре теләп китүчеләр белән дә очрашам. Минемчә, чын әтиләр яшькә карамыйча, шулай эшлиләр. Әтинең изге бурычы бар: зур гаиләдә авырлык туса, алар үз илен, гаиләсен һәм балаларын яклауга күчә. Мобилизацияләнүчеләр һәм Ватанга хезмәт итәргә әзер булучылар бар. Алар – безнең ышанычлы таянычыбыз.

Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгышында: «Мин гаилә җепләре өзелгән шактый гаиләләрне беләм», – диде. Аның әйтүенчә, Әтиләр берлеге әлеге хәлне үзгәртү өчен үз өлешен кертә.

– Үз балаларына ярдәм итәргә атлыгып торучы әтиләрнең күп булуы әйбәт.  Берничә ел элек мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында әтиләр берничә генә була иде. Хәзер алар күбрәк күренә башлады, – ди вәкаләтле вәкил. – Кызганыч, гаиләләрнең яртысы таркала. Шул сәбәпле балалар әтисез үсә. Үзләре исән булганда, мондый хәлгә юл куймаска кирәк. Безнең һәрберебез әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрү турында уйларга тиеш. Әти ул – гаилә терәге.

Татарстан Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдинов әйтүенчә, Әтиләр берлекләре  барлык район һәм шәһәрләрдә диярлек бар.

– Авыру, ятим, тормышта авыр хәлләрдә калган, күпбалалы гаиләләргә, хәзерге вакытта хәрби операцияләргә китүче, шунда җыенучы гаиләләргә булышабыз. Ул-кызлары бакчага йөргәннәр күбрәк – бакчага, мәктәпкә йөргәннәре мәктәпкә ярдәм итә. Ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз. «Кар кызы. Кыш бабай. Кунак» дигән чарага әзерләнәбез. Әтиләр Яңа ел чыршысына бара алмаган аз керемле, авыру балаларга бүләкләр тарата, – ди Гадел Заһретдинов.

«Әтиләр берлеген нинди проблемалар борчый?» – дип сорагач: «Бу сүзне яратмыйм. Бездә проблема юк, максатлар гына. Хәл ителмәслек бер генә мәсьәлә дә юк. Бөтен проектлар – балалар өчен», – диде Гадел Заһретдинов.

Кукмара Әтиләр берлеге рәисе, Зур Кукмара мәктәбе директоры Илфат Тимергалиевның да фикерен сораштык.

– Ниндидер чара уздырып, балаларны ярыштырып кына, эш үткәрдем, дип булмый. Көн саен әңгәмәләр уздырабыз, балалар, әти-әниләр белән сөйләшәбез. Барысы да шушы хезмәткә керә. Балалар тәрбияле булсын, уңышка ирешсен өчен, әтиләрнең балаларга карашы үзгәрү кирәк, чөнки төрле гаиләләр бар. Үрнәкне яхшы гаиләләрдән алу кирәк, – диде ул.

Сәрия Мифтахова

 

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевадан Әтиләр көне уңаеннан бәйрәм котлавы килеп иреште. Анда болай диелгән:

– Безнең илдә элек-электән ир-ат үз гаиләсен яклаучы, туендыручы, уллары һәм кызлары өчен үрнәк булган. Әтиләрдән балалар хезмәт сөяргә, якыннарын кайгыртырга, үз гамәлләре өчен җавап тотарга, көчсезне сакларга, мөһим карарлар кабул итәргә өйрәнә. Нәкъ менә әтиләр батырлык һәм намуслылык үрнәге булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең өйдә һәрвакыт татулык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт яшәсен.


Фикер өстәү