Солдатларга оекбашлар бәйләүчеләр: Без читтә кала алмадык

Адай авылы кызлары мобилизацияләнгән солдатларга оекбашлар бәйләгән. Авыл клубында оештырылган “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр әлеге оекбашларга бар күңел җылысын салып бәйләдек, диләр.

– Илдәге хәлләр барыбызны да борчый.“Хәрбигә ярдәм ит” акциясе башлангач без читтә кала алмадык. Авылның ватсаптагы авыл төркеме аша авылдашларыбызны оекбашлар, бияләйләр бәйләргә чакырдык, – ди Адай авылының мәдәният йорты директоры Фәния Хәбибуллина. – Аллага шөкер, кич утырырга унлап кеше килде. Әзер оекбашлар китереп бирүчеләр дә булды. Әлеге чарага үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз.


Фикер өстәү