30 йортлы Яшәүчедә яшәү кагыйдәләре нинди?

Чирмешән районының Яшәүче  авылы бетү түгел, яшәү турында уйлый.  Йортлар саны  утыздан артык кына булса да, халкы  мондагы  рухны сүндермәскә тырыша. Шәл бәйләүчеләре, бавырсак пешерүчеләре белән дан тота ул. Әлеге авылга багышланган биш җыр гына бар! Монда соңгы елларда Сабантуйлар, Авыл көннәренең узмыйча калганы юк. Кечкенә авылның зур хикмәтләре  безгә бик кызык тоелды.

Клубы, медпункты бар, кибете юк…

Элек  авылда 74 йорт булган, хәзер 34кә генә калган. Авылда 69 кеше яши. Халкы  нигездә бер урамда яшәгән җыйнак кына авыл бу. Әрдәнәгә өелгән  утын өемнәрен, авыл башындагы  көтүне күргәч, элеккеге авыл күз алдына килә. Тик көтүне электрон көтүче көтә икән.  Казлар каңгылдаша, бәрәннәр кычкыра…  Авылны иман нурына төреп, азан яңгырый. Димәк, яшәргә күңелсез түгел әле.

– Нибары 9 хуҗалыкта гына терлек асрыйлар. Калганнары – өлкәннәр, яшьләр шәһәргә китә. Башлангыч мәктәпкә  капиталь ремонт үткәрелсә дә, укучылар юк.  Бер бала бар иде, ул хәзер Кармыш мәктәбендә белем ала. Клуб 2017 елда төзелгән. Анда бәйрәмнәр уздырыла. Кибет элек бар иде, әмма авылда аны тоту чыгымлы. Өендә бер кеше май, тоз, ипи кебек кирәк-ярак сата. «Райпо»дан автолавка сирәк кенә килә, – ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов.

Авыл кешеләре дә гади генә түгел.  Әнә Фатыйма апа Харисова «Ана даны» медале белән бүләкләнгән, алты бала үстергән. Биш улы, бер кызы бар. Өч улы да   Казан дәүләт ветеринария медицинасы институтын тәмамлаган. Илшат  авылда Сабантуй оештыра. Фатыйма апа авылда  үзе генә яши, балалары кайтып, хәлен белешеп тора. Мал-туар асрап гомер кичерә. Кемдер 5–6 баш терлек  тота. Сөтне килеп җыялар, ди.  Авылда  күп кеше умарта тота,  шәл бәйләүчеләр дә бар монда. Ул үзе дә оста шәл бәйләүче икән.

Авылдашыбыз Нәфисә кирәк-яракларны саткалый.   Продукцияне  балалар алып кайта. Ипи булмаганда үзем пешерәм. Онны, шикәр комын китереп саталар. Халык саны аз булгач, кибет тоту табышлы түгел, – ди 68 яшьлек Фатыйма апа.

Бармасаң, китереп бирүче юк

Фаил  Мортазин – авылның хәзрәте. Гомер  буе Әлмәттә нефть өлкәсендә эшләп,  14 ел элек  авылга   хатыны Фәридә белән күченеп кайтканнар. Бергә яши башлауларына 50 ел икән. Ике улы – Әлмәттә, кызы Казанда яши.

– Юллар беткән, зиратны тупыл басып, карурманга әйләнгән иде. Мәчет  искергән. Клуб та, һәйкәл дә юк. Авылның бетеп баруына күңел әрнеде. Әйдә, хатын, болай булмый, авылга кайтып, аны торгызыйк, дидем. Яңа йорт салдык, – дип сөйли Фаил абый,  туган авылының бетеп барган елларын искә төшереп. – Мәчетне төзекләндердек. Әле менә манарасын алтыннан йөгертелгән калай белән тышлаттык. Авыл егетләре белән өч көндә туксан еллык агачларны кисеп, зиратны тәртипкә китердек. Койма кордык, анысы 465 мең сумга төште. Авылга кайтканнан бирле бер көн дә ял иткәнем юк. Авылда бар да яхшы булсын дип тырышам. Үзең йөрмәсәң, китереп бирүче юк.  Бер дә булмаса, түрәләрдән хәер сорашып кайтам, Әлмәттә эшләгән хезмәттәшләрем янына  ярдәм сорап барам.  Әле менә зиратка керә торган юлга таш  җәйгән идек, хәзер асфальт түшәр өчен район башлыгына барырга  җыенам, – ди 73 яшьлек Фаил абый.

Аның әйтүенчә, җомга  намазына  6–7 яшь кеше йөри, ул – иң өлкәне. Мәчет эшләп тора, уты-газына түләнә. «Авылда эш юк. Колхоз булмагач, адәм баласы шәһәргә кача. Эше, ашы булса, авыл бетми ул.  Соңгы ике елда шәһәрдән 3 гаилә кайтты», – ди Фаил абый, яхшыга өметләнеп.

«Сабантуйга бүләкне көздән әзерли башлыйбыз»

Фаил абый кебек авыл дип тырышучылар арасында яшьләрдән Илшат Харисов та бар. Илшатның да авыл рухын сүндерәсе, яшәүчеләрне җыр-моңнан  мәхрүм итәсе килми.

– Яшәүче бетеп барса да,  горурланырлык  яклары күп аның. Меңләгән йортлы авылларда Сабантуй уздырмыйлар, бер  җырлары да  юк. Ә безнең  авылның биш җыры бар. Аларның барысын да танылган җырчылар башкара, – ди Илшат.

Әлеге җыр текстларын  ул үзе иҗат иткән. Бәйрәмнәрдә, авылда узган концертларда яңгырый бу көйләр. Илшат бүген Чистай районындагы «Чистай» агрофирмасының сөт комплексын  җитәкли. Кышын  читкә эшкә китә, җәй көне авылга умарта тотарга кайта. Һөнәре буенча – зоотехник-селекционер. Нурлат, Яңа Чишмә районнарында беткән колхозларны аякка бастыруда аның өлеше зур. Күчмә тормыш белән яшәсә дә,  туган авылын онытмый.  Күршедәге 4 авылның таркалуы да бик нык тәэсир иткән  егеткә.   Менә шул авыллардан чыккан кешеләр өчен дә ул оештырган Сабантуй – үзе бер бүләк.  Илшат  иҗатка да вакыт таба: 2019 елда «Татар моңы» бәйгесендә катнашкан, аның җырлары  белән  артистлар  «Татар җыры» фестивалендә «Алтын барс» ота.

– Мин нәрсәгә тотынсам да, беркайчан да мактаныр өчен эшләмим, авылга ярдәм булсын дип  тырышам. Авылның халкы бик дус яши. Ватсапта авыл  төркемен алып барам. Көзгә кергәч тә Авыл көне, Сабан туена бүләк алырга тотынабыз, бу эш кыш  буе дәвам итә, – ди  ул.

Авылда Сабан туеның күптән үткәрелгәне булмаган, озын тәнәфестән соң 2009 елда  беренче тапкыр Фаил  хәзрәт  оештырган. Аннан бу вазыйфаны Илшат үз кулына алган.

– Ел да үткәрәбез бәйрәмне. Быел көрәштә 56 ир бил алышты. Бездә кунаклар, авылдашлар аерым көрәшә. Хатын-кызлар да ирләрдән калышмый.  Әгерҗе, Чаллы, Тольяттидан килгән кызларның батыр калганы бар. Ике ел инде аларга чәшке тун бирәбез. Җиңүче егетләргә тәкә, суыткыч, телевизор ише бүләкләр әзерлибез. Авыл бәйрәменә чакырып, «Болгар» радиосына белдерү бирәбез, – ди Илшат Харисов.

Авыл көне  җыр-моң таратучы гына  бәйрәм түгел, аның мәгънәсе күпкә тирәнрәк. Монда  мәет юучы, ләхет алучы да, авылның иң өлкән кешесе, иң зур бавырсак пешерүче дә бүләксез калмый. Әйтик, быел бавырсак пешерүдә  18 хуҗабикә катнашкан.

«… Яшәүчем син, яшәргә көч өстәүчем», – дип  җырлыйлар монда. Авыл халкының берсе дә  авылның бетүен, кирәксезгә әйләнүен теләми.  Бар да яхшы булачак дигән зур өмет яши алар күңелендә.

– Авылга юкка гына Яшәүче дип исем кушмаганнардыр. Ничек тә булса, яшәргә тырышырга кирәк. Берсенең дә шәһәргә баласы янына китәсе килми. Саф һава сулап, тәмле чишмә суы эчеп,  үз туган җиребездә рәхәтләнеп яшибез. Элек юлларда йөри торган түгел иде. Кибетче мәрхүм Канәфи абый  таш салдыртты. Яшәүчебез таркалмасын, озын гомерле булсын. Бездән теләк шул,  – ди авыл халкы.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов, nashcheremshan.ru

 


Фикер өстәү