Дүрт мобилизацияләнгән кеше һәлак булган

Красноярск краеның мобилизацияләнгән дүрт кешесе һәлак булган, дип хәбәр итә «Взгляд Инфо» һәм «Власть труда» җирле басмалары.

Алар мәгълүматы буенча, ким дигәндә, өч һәлак булучы Минусинск шәһәреннән булган, тагын берсе — Минусинск янындагы Зеленый Бор бистәсеннән.

«26 сентябрьдә оркестр авазлары астында автобусларга утырган һәм Омскига укырга киткән ир-атлар инде бер атнадан алгы сызыкта булып чыктылар: туганнарыннан алынган «Взгляд Инфо» мәгълүматлары буенча, алар барысы да Херсон өлкәсендә 5 һәм 7 октябрьдә һәлак булганнар. Үлем сәбәпләре әлегә әйтелми «, — дип яза басма.

Һәлак булганнарның иң кечесенә 23 яшь иде, өлкәненә — 40 яшь, дип хәбәр итә «Взгляд Инфо».


Фикер өстәү