Россиядә өченче көн рәттән коронавирустан үлүчеләр буенча антирекорд куелды

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның тәүлеклек артуы 22 144 очрак тәшкил иткән, дип аңлашыла шимбә игълан ителгән оператив штаб мәгълүматларыннан.

Өченче тәүлек рәттән Россиядә коронавирстан үлем очракларының артуы күзәтелә. 12 августта 808 үлем теркәлгән, 13 августта — 815, 14 августта — 819. Мәскәүдә үлүчеләрнең иң күп саны — 57, Санкт-Петербургта — 48, Иркутск өлкәсендә — 39.

Россиядә COVID-19 корбаннарының гомуми саны 169 683 кә җиткән.


Фикер өстәү