Казанда автомобиль өч яшьлек баланы бәрдергән

Авария кичә кич Казанның Голубятников урамындагы 20нче йорт ишегалдында булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Chevrolet автомобилен идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган һәм йорт яны территориясендә өч яшьлек малайны бәрдергән.

Шаһитлар әйтүенчә, бала парковкага куелган машинадан йөгереп чыккан һәм автоледи аны абайлап өлгермәгән.

«Малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар һәм, табиблар караганнан соң, өенә кайтарып җибәргәннәр», — дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү